Ай саен су, газ һәм җылылык мәгълүматларын тапшырудан котылабыз

Хәзер аларны тапшыру белән исәпләгечне тикшергән оешма шөгыльләнәчәк.

Су, газ, җылылык исәпләгечләре “җыйган” саннарны тапшырудан азат ителәбез: хәзер бу эш исәпләгечне тикшергән оешмага йөкләнә. Юрист Игорь Поздняков “Прайм” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.
Белгеч әйтүенчә, суд мондый мәгълүматларны тапшыру бурычын тикшерү үткәргән оешмага йөкләгән. Шулай да безгә әле исәпләгечләрнең төзеклеген, дөрес эшләвен күзәтеп, вакытында алмаштырып торырга кирәк булачак.

Юрист билгеләп үткәнчә, торак милекчеләренең күпчелеге өчен әйбәт яңалык бу. Артык мәшәкатьтән котылу, дигән сүз чөнки.

Хәзер Хөкүмәт карары проекты әзерләнгән. Аның нигезендә Югары суд карары буенча 354нче карарга (торак милекчеләренең исәпләгечләрдәге мәгълүматларны тапшырырга тиешлеге күздә тотылган) үзгәрешләр кертеләчәк.


Фикер өстәү