Газетага язылу

Казанда сентябрь уртасына кадәр Достоевский урамы буенча хәрәкәтне чикләячәкләр

1 июньнән Казанда Достоевский урамында транспорт хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә. Үзгәрешләр торак комплексын төзү һәм шпунт рәтен урнаштыру эшләрен башкару белән бәйле.

Өлешчә ябылу 15 сентябрьгә кадәр Волков урамыннан Чехов урамына кадәр участокта гамәлдә булачак. Бу хакта шәһәр мэриясендә хәбәр иттеләр.

Автомобильчеләр маршрутларны планлаштырганда чикләүләрне исәпкә алырга һәм әйләнеп узу юлларын алдан сайларга сорыйлар.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре