Cум батканда, доллар калыкканда:  акчаның кыйммәте югалуда нәрсә «гаепле»?

Дүшәмбедә биржаларда доллар һәм евро сум өстеннән тантана итте. Сәгать саен диярлек сумның түбәнәюе, резерв валюталарның кыйммәтләнүе турында хәбәрләр килеп торды. Көнне 68 сумлык доллар һәм 72 сумлык евро белән төгәлләдек.

Сишәмбе иртәсендә биржалар ачылганда да хәл шундый ук иде: доллар – 68 сум тирәсе, евро – 72,3 сум. Евросоюз валютасы берара бик очсызланып, долларга караганда да арзанаеп алган иде, аннары янә югары калыкты. Россия федераль хөкүмәтенең хыялы тормышка аша башлады. Финанс министрлыгы сумны йомшарту теләге белән күптән яна иде инде. Арзанлы сум бюджет өчен файдалы. Халык өчен шәп түгел, әлбәттә, бәяләрнең югары күтәрелүен вәгъдә итә.

Мәскәүдә басылган акчаның кыйммәте югалуда берничә фактор «гаепле». Бердән, нефтькә бәяләр төште. Россия исә «кара алтын»ны зур дисконт белән сатарга мәҗбүр. Ташлама шул дәрәҗәгә җитә: кайбер очракларда читкә озаткан нефтьнең бәясе үзкыйммәте белән тигезләшә, табыш керми. Азия белән сәүдә иткәндә доллар түгел, милли валюталарны куллану да үз сүзен әйтә.

Рецессия чимал бәяләрен түбәнгә этә. Нефтькә генә түгел, башка материалларга да хак очсызлана. Россия исә нигездә шундый очсызлана торган чимал гына сата. Көнбатышның Үзәк банклары рецессиягә китерә һәм резерв валюталарын кыйммәтләндерә торган чаралар күрде: процент ставкаларын күтәрделәр. Бу, бердән, кредитларның кыйммәтләнүнә һәм шул сәбәпле бизнесның артка чигүенә китерә. Икенчедән, фонд базарлары түнә һәм спекулянтлар кыйммәтле кәгазьләрен валютага алыштыру юлын сайлый. Долларга күп процент вәгъдә ителү сәбәпле, башка илләрдән дә валюта Америкага агыла башлый. Әле генә доллардан баш тартабыз дип кычкыручыларга Америка кәгазьләре кыйммәтле булып тоела. Федераль резерв системасы 2023 елда да төп ставканы күтәрү юлыннан барырга ниятли. Фаразлыйбыз: бу долларның тагын да кыйммәтләнүенә китерер. Һәм… берочтан АКШ икътисадын да рецессиягә тартып кертер. Глобаль икътисадта бик күп чылбырлар үзара бәйләнгән. АКШ рецессиясе Кытай базарында да һәм башка мәйданнарда да түбәнәю китереп чыгарачак. Күңелсез булмас, кыскасы.

Сумның көчсезләнүенә Россия Үзәк банкы күп итеп баскан акча да үз өлешен кертә. Яңа гына бер триллион сум басып, банкларга репо итеп өләштеләр. Югарыда шундый карусель әйләнә инде, ахыр чиктә яңа акчаның бер өлеше долларга алыштырыла.

Автор кризисны компьютер өстәле янына утырган хәлдә үз җилкәсендә татый. Хатын – кибеттә, телефонга, чыелдап, ул тоткан акча турында хәбәрләр ява. Әмма күтәрешеп кайтырга каршы барасы юк. Бик авыр булмый сумкалары. Ресторан бизнесы тирән кризиста, дигән хәбәр дә алдым. Көз дәвамында оешмаларның 10 проценты ябылган. Сәбәбе: продуктлар кыйммәт, ресторанга йөрүчеләр аз.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

 


Фикер өстәү