Азат һәм Алсу Фазлыевка уллары: «Балагызны карамыйм. Монысын да караганыгыз юк»

Азат Фазлыев «ТМТВ» телеканалындагы «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында гаиләсендә булган кызыклы хәл турында сөйләде, дип яза Матбугат ру.

Баксаң, җырчы 4 нчегә бәби алып кайту-кайтмау темасын кузгатып, Аяз исемле 14 яшьлек улларын куркуга калдырган.

Азат бу хакта болай дип шаярта: «Улларым кызны нык яраталар. Күп вакыт алар карый, дисәм дә, ялгыш булмас. Күп вакыт кыз абыйлары белән залда. Без эшләгәч, телефонда утыргач, күбесенчә алар карый. Бу – яшерен әйбер түгел. Без аларга бик рәхмәтле.   Беркөнне котырткан идем. Алсу, ике малай һәм ике кыз булса, тагын да күңелле була бит инде, дип. Аяз күзләрен зур итеп ачты.

– Ничек? Дүртенчесен алып кайтасызмы әллә?

– Планда бар иде.

– Балагызны карамыйм. Монысын да караганыгыз юк. Әби белән мин карыйм», — дигән Аяз.


Фикер өстәү