Марсель ШӘРӘПОВ: «Үземнән соң матур эз калдырасы килә»

Үзе шагыйрь, блогер, эшмәкәр, депутат, шуңа өстәп, спортчы да. Төрле өлкәгә караган шушы шөгыльләргә бер үк кеше ничек өлгерсен, диярсез. 27 яшьлек Марсель Шәрәпов өлгерә әнә. «Иҗат эше сәяси эшчәнлеккә комачау итми, киресенчә, булыша гына», – ди ул. IV чакырылыш Казан шәһәр Думасы депутаты, «Фитнес Спорт» җәмгыяте директор урынбасары Марсель ШӘРӘПОВ белән фитнес-индустрия, сәламәтлек, игелекле эшләр, иҗат турында сөйләштек.

 

БЛИЦ-СОРАШТЫРУ

Яраткан ризыгы: бәлеш.

Яраткан китабы: Евгений Тарля «Наполеон».

Яраткан фильмы: «Гладиатор».

Тормыш шигаре: «Бары тик алга!»

Кешенең иң матур сыйфаты: позитив фикерләү, намуслы булу.

 

  • Марсель Айратович, коронавирус пандемиясе чорында, сер түгел, бер тармакка да җиңел булмады. Фитнес-индустрия пандемияне ничек кичерде?
  • Гомумән, ил, республика күләмендә фитнес тармагын карасак, берникадәр дәрәҗәдә тискәре үзгәреш булды. Кызганыч, безнең «Максимус» клубына йөрүчеләр дә кимеде бераз. Кешеләрне ниндидер курку хисе биләп алды хәзер. Дөрес, фитнес-үзәктә барлык саклык чаралары да үтәлә, куркырлык берни дә юк. Ярты сәгать саен махсус чаралар белән җыештыру эшләре алып барыла, бөтен җирдә дә санитайзерлар бар.
  • Халыкта сәламәт яшәү рәвешенә, спортка кызыксыну артты дип әйтеп булмый, димәк?
  • Вазгыятькә карамастан, йөрүчеләр җитәрлек. Кайберәүләр, киресенчә, фитнес залына ешрак та йөри башлады. Мондый шартларда да позитив рухны саклап калучылар бар әле. Кешеләр авырый, димәк, сәламәтлекне кайгыртыр вакыт җиткән дигән сүз. Чыныгырга, иммунитетны тәртипкә китерергә кирәк, үзеңне тонуста тоту мөһим. Үзебез дә шөгыльләнәбез. Сәламәтлек – һәр нәрсәнең нигезе ул. «Максимус» клубын социаль проект дип атар идем мин. Ник дигәндә, бездә бәяләр дә алай кыйммәт түгел, халыкка тәкъдим итә торган хезмәтләр исемлеге дә шактый киң. Безнең фитнес-клубны яраталар, ул популяр, клиент базасы бик зур. Мәсәлән, бер елга 10 мең сумлык абонемент алырга мөмкин. Чикләүләр юк: син көн саен киләсеңме, аена бер генә шөгыльләнәсеңме, иртәдән кичкә кадәр монда буласыңмы, бер генә сәгатькә киләсеңме. Сүз уңаеннан, безнең иң өлкән клиентыбызга – 93 яшь. Бездәге кебек бәягә тәкъдим ителгән хезмәтләр беркайда юк. Билгеле, безнең өчен төп каршылык булып, шул пандемия кала бирә. Әйткәнемчә, күпләр, вирус ияртүдән куркып түгел, акчасын югалтудан куркып, залларга йөрүдән баш тарта. Иртәгә ни буласын кем белә бит дигән фикер яши кешедә. Сүз дә юк, җитәкчелегебез алып барган сәясәт мондый катлаулы вазгыятьтә дә борчылырга сәбәп калдырмый кебек. Иң мөһиме: кабул ителгән кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәк.
  • Сезнең фитнес-үзәктә нинди хезмәтләр аеруча популяр?
  • Соңгы арада бокс, ирекле көрәш кебек спорт төрләренә ихтыяҗ артты. Данлыклы көрәшче Хәбиб Нурмөхәммәтовка рәхмәт инде, ул пропагандалый. Кызлар да бу төрләр буенча күнекмәләргә бик теләп йөри, егетләр дә калышмый (көлә). Фитнесны да онытмадылар.
  • Начар гадәтләрегез юк, спорт белән шөгыльләнәсез, сәламәт яшәү рәвешен яклыйсыз. Бу балачактан киләме?
  • 6 яшьтән спорт белән шөгыльләнәм, каратэ буенча күп тапкыр чемпион калган кеше мин. Миңа сәламәт яшәү юлыннан бару ошый. Бу – минеке. Күпләр ял итүне тәмәке тарту, хәмер куллануда күрәдер. Ә без, спортчылар, берничә чакрым йөгерүдән тәм табабыз, кирәкмәгән энергияне бокс «груша»сына сугып югалтабыз. Спортка кереп китүне аздан башларга кирәк.
  • Сәяси эшчәнлегегез турында да сөйләшеп алыйк әле. Быел Казан шәһәр Думасы депутаты булып сайландыгыз. Бу юнәлештә нинди эшләр башкарып өлгердегез инде?
  • Сәясәт, иҗтимагый эшчәнлек белән кызыксынуым 2017 елдан башланып китте. Мин иҗтимагый, хәйрия акцияләрендә, гомумән, төрле чараларда актив катнаша идем. Спорт чараларыннан да читтә калмадым. Тренерлар белән паркларда физик күнегүләр ясата идек, агач утырту, чүп-чар җыю кебек эшләрдә дә йөрдем. Үсмер чактан ук актив яшәү ошый миңа. Җәмгыятькә файдалы буласы килә. Дөньяда бер генә яшибез, үзеңнән соң бер генә булса да матур эз калдырасы иде бит. Шул сәбәпләр аркасында, сәясәткә омтылдым да инде. Аннан, кеше камилләшүдән туктамаска тиеш, сәяси өлкәгә килеп керүемнең тагын бер сәбәбе бу. Әлегә Казан шәһәре Думасы депутаты, киләчәктә үземне Дәүләт Советы депутаты буларак та күрәм. Аллаһ боерса, 10–15 елдан, бәлки, Россия Дәүләт Думасына да барып җитәрмен. Әле сәясәтче ролендә булуыма 2 айлап кына вакыт узды, әллә ни яхшы нәтиҗәләрем белән мактана да алмыйм. Дистәдән артык мөрәҗәгать кабул иттем. Шәһәр халкының төрле сораулары бар. Берәүне дә кире бормыйбыз, мөмкинлекләрдән чыгып булышырга әзербез. Мәсәлән, кемдер пандемия сәбәпле авыр хәлдә калган, берәү эшсез утыра, инвалидлар мөрәҗәгать итә. Күптән түгел бер мәктәп директоры зар белән килде. Мәктәп янында гына бер ташландык урын бар икән. Балалар укый торган җиргә якын торгач, берникадәр куркынычы да бар, шуңа күрә әлеге урынны йә сүтәргә, йә ябарга дигән мәсьәләне хәл итәбез. Бер ханым ипотекага бәйле сорау белән мөрәҗәгать иткән иде. Юристлар яллап, аңа да булыштык.
  • Яшь депутатның иртәсе нидән башлана?
  • Пандемия чорында күп кенә сәяси эшләрне телефон аша башкарырга туры килә. Ягъни хәзер без депутатлар белән дә сирәк очрашабыз, мәсьәләләрне онлайн хәл итәбез, бу – замана таләбе. Иртәм электрон почтамны тикшерүдән башлана. ZOOM аша онлайн киңәшмәләргә җыелабыз.
  • Марсель Айратович, хәйриячелек эшчәнлегендә дә сез актив дип беләм. Сезнең өчен игелек – нәрсә ул? Хәзерге заманда яхшы эшләр кылуның ихласлыгы югала бара, барысы да «хайп» өчен генә дигән фикер яши бит.
  • Дөрестән дә, хәзер күпчелек шулай уйлый. Билгеле, берәүне дә кире уйларга мәҗбүр итмим. Иң мөһиме: «хайп» өченме, юкмы, андый гамәлләрне күрсеннәр иде. 100 кешенең берсен булса да игелек кылырга этәрү шулай ук яхшы бит. Әйе, яхшы эшне дәшмичә генә эшлиләр, дигән сүзләр дә бар. Әмма мин игелекле гамәлләрне дә пропагандаларга кирәк дигән фикердә. Яхшылык эшләү – матди яктан ярдәм күрсәтү дигән сүз генә түгел бит әле ул. Мәсәлән, волонтер буларак азык-төлек, дару тарату эшендә катнашырга мөмкин. Минемчә, игелек ул – әңгәмәдәшеңне елмайту, кешегә матур сүз әйтү, дөньяга позитив тарату, матур эшләр башкару. Мәсәлән, минем карамакта ДЦП диагнозлы Ярослав исемле малай бар. Ике еллап беләм аны. Кайчандыр әнисе социаль челтәр аша чыгып, ярдәм сораган иде. Айга бер-ике мәртәбә шул малай янына барып кайтабыз. Ул да безнең килүне шатланып көтеп тора. Элек курка, чөнки безне табиблар дип саный иде. Ә табиблар укол кадый (көлә). 4 яшь булса да, безне таный, белә, кочаклый.
  • Иҗади кеше булуыгызны да беләбез. Шигырьләр язасыз, Инстаграм өчен видеолар төшерәсез… Сәясәт һәм иҗат икесе – ике өлкә бит!
  • Алай ук димәс идем. Икесе дә иҗтимагый тормышка, эшчәнлеккә бәйле. Мин барысын да берләштерергә яратам. Мәктәп елларыннан ук иҗатка тартылам. КВН командасында катнашып йөргән кеше мин. 2017 елда Инстаграм өчен вайннар (кыска, кызыклы видеолар. – Ред.) төшерә башладык. Хәзер инде юморга бәйле тематиканы социаль, файдалы, мәгънәви видеоларга алмаштырдым. Кешеләргә ошый кебек үзе. Ә шигырьләргә килгәндә… Ике ел элек яза башладым, ошап китте. Үзем өчен язам. Мине шагыйрь дип санамасыннар. Моны ниндидер зур уңыш дип тә атамыйм. Күңелгә якын шөгыль, шул гына. Минем яраткан шагыйрьләрем дә бар. Татар әдипләреннән Фатих Кәрим, Муса Җәлил иҗатларын яратам. Сергей Есенин, Борис Пастернак шигърияте ошый.
  • Сез – патриотмы?
  • Сүз дә юк, мин Казанымны, республикамны яратам. Без әле – яшьләр, үз җиребездә үзебезне игелекле эшләр белән әллә ни күрсәтеп тә өлгермәгән буын. Шуңа да «мин – патриот» дип сүз куертып йөрү генә дөрес түгел дип саныйм. Безгә үзебездән соң матур гамәлләр калдырырга кирәк. Аннан инде башкалар «әйе, ул чын патриот иде» дип әйтерлек булсын.

 

 

 

Әңгәмәдәш – Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү