Татарстан юлында авариядә ике кеше һәлак булган

Татарстанда ике җиңел машина бәрелешкән юл һәлакәтендә ике кеше һәлак булган, дип яза «Татар-Информ».

Бүген кичке сәгать дүрттә Кече Елга авылы янында Казан-Оренбург трассасында «Ниссан Икстрейл» һәм «Хендэ Солярис» бәрелешә.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, «Хендэ» руле артында таксист борылыш вакытында «Ниссан»га юл бирмәгән. Нәтиҗәдә, таксиның арткы утыргычларында ике пассажир һәлак булган. Машина йөртүче һәм алгы утыргычтагы пассажир төрле тән җәрәхәтләре алган. «Ниссан» салонында берәү дә зыян күрмәгән.

Зыян күрүчеләрнең барысын да җирле хастаханәгә китергәннәр.


Фикер өстәү