Бүген Казан танк училищесында Россия Оборона министрлыгының хәрби-һөнәри әзерлек буенча Халыкара олимпиадасының армия күләм этабы башланды. Россиянең төрле шәһәрләрендәге хәрби белем бирү оешмалары курсантлары бер атна дәвамында төрле ярышларда көч сынашачак.
Әлеге олимпиада – иң дәрәҗәле һәм әһәмиятле чараларның берсе. Кызыл Байраклы Казан югары танк команда училищесының башлыгы, генерал-майор Кирилл Кулаков ачылыш тантанасында шулай дип белдерде.
– Әлеге чара Казанда әле беренче тапкыр гына уздырыла. Минемчә, бу олимпиаданы һәр хәрби уку йорты үзендә кабул итәргә хыялланадыр. Чөнки ул – иң дәрәҗәле һәм әһәмиятле ярышларның берсе. Монда хәрби, физик әзерлек тә, белемнәрегез дә тикшерелә. Ә иң мөһиме – булачак хезмәттәшләрегез белән танышып, дуслашу өчен мөмкинлек бирелә, – диде ул.
Чарада Россия Оборона министрлыгы Кадрлар буенча баш идарәсенең хәрби белем бирү бүлеге баш инспекторы, полковник Владислав Степанников та катнашты. Ул курсантларны Оборона министры Сергей Шойгу исеменнән сәламләде.
– Сезне шактый катлаулы ярышлар көтә. Аларны җаныгыз, тәнегез белән 100 процентка бирелеп үтәргә туры килер. Әлеге олимпиада һәркайсыгыз өчен дә тормышында иң әһәмиятле чара булып истә калыр дип уйлыйм, – диелгән иде сәламләү хатында.
Ярышлар барлыгы дүрт юнәлештә уздырылачак. Ябылу тантанасы 28 майда булыр дип көтелә.