Фәрит Мөхәммәтшин аерылышу турындагы эшләргә аерым игътибар бирергә киңәш итте

Аерылышу турындагы эшләргә аерым игътибар бирергә кирәк. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент бинасында җәмәгать судьяларына таныклык тапшыру тантансында әйтте. «Ныклы гаиләләр – безнең һәм балаларыбызның киләчәгенең нигезе», – диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, аерылышуларның 80 проценты диярлек суд карарлары нигезендә рәсмиләштерелә. Шул ук вакытта кайбер районнарда аерылышу буенча ир белән хатын катнашмаган утырышларда кабул ителгән карарлар күп булган. Апаста андый карарлар – 50, Лаешта – 50, Яңа Чишмәдә – 54,5, Нурлатта 75 процентны тәшкил итә.

“Проблема даими игътибар таләп итә. Ир белән хатынны татулаштыру өчен активрак чаралар күрергә, мондый эшләрне читтән торып карауны мөмкин булганча киметергә, судта ир белән хатынның үзләрен катнаштыруга өстенлек бирергә кирәк. Ныклы гаиләләр – безнең һәм балаларыбызның киләчәгенең нигезе», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.


Фикер өстәү