Фәрит Мөхәммәтшин республиканың җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшырды

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың 17 суд участогыннан килгән җәмәгать судьяларына эш таныклыклары тапшырды. Тантанада ТР Югары Суды Рәисе вазыйфаларын башкаручы Эдуард Каминский, ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, ТР Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов һәм Дәүләт Советы депутатлары катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин җәмәгать судьяларын республика парламенты депутатлары исеменнән сәламләп, җәмәгать юстициясе Россиядә бөтен суд хакимиятенең абруен формалаштыруда төп рольне уйный, дип билгеләп үтте. «Җәмәгать судьялары эшчәнлегенең үзенчәлеге – төрле юнәлештәге эшләрне карау, – диде Дәүләт Советы Рәисе. – Җинаять, гражданлык, административ эшләрне карау сездән барлык хокук тармаклары буенча яхшы процессуаль әзерлек һәм белемнәр таләп итә. Җәмәгать судьяларының йөкләнеше артуга карамастан, җәмәгать юстициясе югары нәтиҗәләр күрсәтә. 2022 елда Татарстанның җәмәгать судьялары тарафыннан 760 меңнән артык эш һәм материал каралган».


Фикер өстәү