Фәрит Мөхәммәтшин җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшырды

Бүген Дәүләт Советында тантаналы шартларда республиканың төрле районнарындагы суд участокларына сайланган җәмәгать судьяларына таныклык тапшырдылар. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан 18 җәмәгать судьясы хезмәт таныклыгы алды.  

Парламент башлыгы судьяларны җаваплы вазифага сайланулары белән котлады һәм судьяның үз гамәлләре һәм карарлары белән объективлык үрнәге булырга тиешлеген ассызыклады. «Безнең көннәрдә җәмәгать юстициясе кеше хокукларын һәм ирекләрен юридик яклау системасын камилләштерүгә зур өлеш кертә, Россиядә бөтен суд хакимиятенең абруен формалаштыруда төп роль уйный, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Хәзерге вакытта Татарстанда 190 җәмәгать судьясы эшли. 2022 елда республиканың җәмәгать судьялары тарафыннан 760 меңнән артык эш һәм материал каралган».

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, эшчәнлекне цифрлаштыру мәсьәләсе республика суд системасының төп бурычларының берсе булып кала. Хәзерге вакытта республикада цифрлы инфраструктура һәм электрон сервислар булдыру буенча актив эш алып барыла. Җәмәгать судьяларының барлык суд участокларында суд приставлары хезмәте белән электрон хезмәттәшлек төзелгән.
Республика Югары Суды Рәисе вазыйфаларын башкаручы Эдуард Каминский, ТР Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов һәм ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин җәмәгать судьяларына һөнәри эшчәнлекләрендә уңышлар теләде.


Фикер өстәү