«Разил дустым да юк һәм кайчак күңелне ялгызлык хисләре били»

Разил Вәлиев, үлем белән якага-яка килеп көрәшеп, бакыйлыкка китеп барды. Шуңа күрә, авыруы яман икәнен белеп тә, үләсенә ышанмадым. Бер көнне кеше ышанмаслык хәл булды. Иртәнге намаз вакытында теләкләр теләп, Ходайдан «Дустым Разил Исмәгыйль улына исәнлек бир…» – дип сорый гына башлаган идем, кемдер бик ачык итеп: «Хәзер соң инде», – диде. Өйдә хатын белән икебез генә, бүтән берәү дә юк. Тәмам каушап калдым. Ә тавыш аермачык иде.

Шуннан соң, ярты сәгать чамасы вакыт узды микән, бер дустым шалтырата. «Разилебез китеп барды бит», – ди. Ул көнне кулдан эш төште, гомумән, атна буе аңгы-миңге йөрдем.

Разил Вәлиев белән 1967 елны таныштык, мин – КДУ, ул Мәскәүдә Горький исемендәге әдәбият институты шәкерте иде. Ә аның якташы, дусты Рифкать Муллин белән тулай торакта бер бүлмәдә яшәдек. Разил Казанга кайткан саен безнең янга керми калмады. Әлбәттә, аның белән шундук ахирәт дусларга әйләнмәдек. Кешегә бик озак ияләшүен, ә дуслашса, бу дуслыкның гомергә сузылуын әйткәне бар иде. Без аның белән бер-беребезне югалтмыйча 55 ел яшәгәнбез икән, димәк дуслыгыбыз вакыт сынавын узган. Язганнарым «арыслан күләгәсендә тиен туенган» булып аңлашылмасын, ул миңа остаз, фикердәш булды. Туфан ага әйтмешли, «җеннәребез килешкән», күрәсең.

Туфан ага вафат булгач, без Разил белән аны бик юксындык. Инде менә хәзер Разил дустым да юк һәм кайчак күңелне ялгызлык хисләре били. Бу ике шәхес рухи дөньямның бер өлеше булганнар, аны баетып торганнар икән. Һәм инде тәмам япа-ялгыз калмас өчен, аларны еш искә төшерәм, күңелемнән алар белән киңәшәм-сөйләшәм.

Разил авырый башлагач, аның белән телефон аша гел язышып тордык. Хәлләре мөшкел булса да зарланмады ул. Авыру турында сүз кузгатсам да: «Әйдә, ул темага сөйләшмик әле, Казан хәлләре турында яз, газетагызда чыккан мәкаләләреңне җибәргәләп тор», – ди иде. Европада сәламәтлек эзләп йөрде ул. Австрия башкаласы  Венага зур өметләр белән китте. «Минем авырудан дәвалаучы бердәнбер клиниканы шунда таптык», – дип куангандай иткән иде. Тик Европа аңа ярдәм итә алмады. Безнең язышулар өметле һәм өметсез сүзләр белән аралашып барды. Берсендә, аңа: «Киләсе елда миңа җитмеш биш тула, моңа хәтле юбилей белән бер-беребезне котлаша килдек, традицияне бозмыйк! Мине котлар өчен сүзләр эзли тор, тиздән Казанга кайтырга тырыш!» – дип язган идем. Ике сүздән торган җавабы шундук килеп җитте: «Тырышырга тырышырмын».

Тырышмады түгел Разил дус, хәл белешкән саен «Чыдасаң, түзәрлек», «Зарланасы килми. Үз күңелемне үзем күреп яшәргә тырышам…» кебек сүзләр яза иде. Тик бер көнне язганы сискәндерде. «Яшибез. Ә ни өчен? Кайчакта шул турыда уйлап куям. Синең фикер ничек?» – дигән иде ул. Бераз үпкәләдем Разил дуска. «Ничек инде, ни өчен? Туганнар, дуслар куансын өчен яшибез. Менә бүген Рашат Низамины җирләдек, күпме кеше кара кайгыга батты. Син эгоист булма, Разил туган! Синнән кечкенә генә бер хәбәр килсә дә, күңел шатлана», – дидем. Кәефне төшерерлек сүзләрне бүтән язмады Разил.

Төрле бәйрәмнәр, туган көннәр белән тәбрик итүләр безнең өчен гадәти хәл иде. Тик менә Разил үзенә исәнлек, бәхет теләгәнне өнәп бетерми иде. «Мин генә исән-сау, бәхетле яшәп, дусларым, туганнарым, милләтем бәхетле булмаса, миңа яшәүнең ни кызыгы бар?» – дип әйтә торган иде. Бу сүзләр – аның тормыш кредосы. Кредо – аерым бер шәхеснең яшәешкә үз мөнәсәбәте, нәрсәгә дә булса инануы, хәтта җәмгыятьтә төпләп урнашкан кайбер фикерләргә каршы килеп, үзенә аерым бер сукмак салуы, үз яшәү рәвеше. Разил халкы өчен яшәде, дисәм, бер дә арттыру булмас. Үләренә санаулы көннәр калганда ул: «Бәхетле булыгыз!» – дип язды. Бу ике сүз нәкъ менә дусларына, туганнарына, газиз халкына соңгы теләк, соңгы үтенеч, ниндидер чакыру, фатиха кебек иде.

Сүз дә юк, тарихта күп вакыйгалар, аерым шәхесләр дә вакыт узу белән онытыла инде ул. Ә хәтер озайту – исәннәр эше. Без ил, милләт язмышы тарихында эз калдырган шәхесләребез турында әледән-әле хәтер яңартып торырга тиеш.

Разил чын мәгънәсендә милләт улы иде. Аның «Яшисе килә» дигән беренче күләмле әсәрен, әсәрдәге төп герой – Рифкать Миргазизов турында Разилнең сокланып-сөйләп йөрүләрен бүген дә хәтерлим. Рифкать – аның якташы. Армиядә хезмәт иткәндә хәрби өйрәнүләр вакытында бер солдат граната алкасын тартып чыгара да, нишләргә белми куркып-аптырап кала. Ә тирә-ягында – командирлары, хезмәттәшләре, аларның язмышын мизгел хәл итә. Менә шул вакытта Рифкать гранатаны гәүдәсе белән каплый һәм һәлак була. Мин ни өчен бу әсәрне телгә алдым? Разил үзенең якташы, Рифкать Миргазизовның батырлыкка ничек әзерләнүе турында язганда, иң беренче чиратта аның татар егете булуына басым ясаган иде. Ул чакта мин телевидениедә мөхәррир идем һәм Разилне тапшыруга чакырып, үзебезчә бер «батырлык дәресе» уздырдык. Ул заманда патриотик тәрбиягә бик зур игътибар бирелә иде һәм Разил дусның сөйләгәннәре ахыр чиктә татарның, Тукай әйткәнчә, «сугышта юлбарыстай көчле» булуына кайтып калды. Үзе кычкырып әйтмәсә дә, Разил нәкъ Тукай кебек: «Бар уем кичен, көндезен синең хакта, милләтем…» – дип яшәде.

Җәмгыятьтә зур үзгәрешләр барган туксанынчы елларда ул Татарстанга мөстәкыйльлек таләп итүчеләрнең алгы сафында иде. Дөрес, мәйданга чыгып: «Азатлык!» – дип кычкырып йөрмәде, ачлык игълан итмәде. Аңа: «Син дә ачлык игълан итмисеңме соң?» – төрттергәнем дә булды. Разил: «Ач торган кеше хәлсез була, ә көрәшер өчен көч кирәк», – дип җавап биргән иде. Ул депутат буларак, дәүләтчелекнең законлы нигезен эшләүдә катнашты. Мөстәкыйльлеккә омтылган Татарстанның Бәйсезлек турында декларациясен кабул итүдә, Конституциясен язуда да өлеше шактый булды Разилнең. Әле бит ил тормышында вәкаләтләребезне арттыру, татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү, Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезгә ярдәм итү буенча күпме законнар кабул ителде, Төп Законга өстәмәләр кертелде. Әлеге хокукый нормалар, нигездә, Разил Вәлиев җитәкләгән «Милли комитет»та эшләнде. Ул җитәкләгән комитетны үзебезчә кыскартып, «милли комитет» дип кенә атап йөртә башладык без. Разил парламент эшчәнлегендә дә шактый ук дәрәҗәдә милли мохит тудыра алуы белән горурлана һәм бу рухны район-шәһәрләрдә, татарлар яшәгән барлык кыйтгаларда тудыру, үстерү, ныгыту турында хыяллана иде һәм күпмедер дәрәҗәдә хыялына иреште дә. Кайбер хокукларыбыз кысыла, чикләнә башлагач та, ул төшенкелеккә бирелмәскә тырышты: «Хәрби тактикада «сугыша-сугыша чигенү» дигән төшенчә бар», – дип, күңелне күтәрергә тырыша иде һәм үзе сугыша-сугыша яшәде дә.

Ни кызганыч, аяусыз үлем аны җиңде. Мин аңа: «Разил туган, син – Ташлык авылы егете, таш кебек нык, теләсә нинди авыруларны җиңәчәксең», – дигәнрәк сүзләр язып, аның күңелен күтәрергә тырыштым. Разил бер көн дәшми торды да, аннан соң: «Риман дускай, яхшы сүзләрең өчен рәхмәт, тик авыру миннән ныграк булырга охшаган», – дип язды. Ә соңгы язуында, әйткәнемчә, безгә бәхет теләде. Ни кадәр сәер тоелмасын, мин үземне бәхетле саныйм. Разил исән булса, аңа да шулай дияр идем. «Татарда синдәй егет булу – үзе үк бәхет», – дияр идем. Шифаханәдә үлем белән тартышып яткан дустыма: «Син тугансың – безгә сан булган», – дип тә язган идем. Ул: «Үсеп җиткәч, шагыйрь булырсың син», – дип төрттергән иде.

Инде менә дустыбызның вафатыннан соң 40 көн узды. Ни өчендер бер генә мәртәбә дә төшемә кермәде Разил. Дин әһелләре: «Җаны тынычлык тапкан», – диделәр. Амин, шулай булсын! Ә безгә тынычланырга ярамый. Дустыбыз башкарган эшләрне дәвам иттерсәк, халык хәтерендә Разил Исмәгыйль улының гомерен озайту булыр иде.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү