Cудьяларның эше арткан

Узган ел йомгаклары буенча, Татарстанда бер суд участогы аена 300гә якын эшне карап тикшергән. Әмма бар җирдә дә алай түгел. Әйтик, Казанның кайбер җәмәгать судьяларына аена 600дән артыграк эш туры килә.

Татарстан Судьялар советы рәисе, Югары судның административ эшләр буенча суд коллегиясе рәисе Роман Гаффаров Юстиция министрлыгы коллегиясе утырышында шулай дип белдерде. Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта җәмәгать судьялары бәхәсләрне хәл кылып кына калмыйча, җәмгыятьтә халыкның кәефен белүче барометр да булып тора. Әлеге барометр күрсәткәнчә, җәмәгать судьяларына мөрәҗәгать итүгә кадәр барып җиткән бәхәсләр даими арта. Алар башлыча законсыз митингларда катнашу, хулиганлык гамәлләре кылу, юл кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыга. Роман Гаффаров әйтүенчә, җәмәгать судьяларына чиктән тыш күп эшләргә туры килә. Беренче инстанция судлары карап тикшерә торган җинаять эшләренең – уртача 33, гражданлык эшләренең – 79, административ эшләрнең – 87, административ хокук бозулар турында эшләрнең 91 проценты җәмәгать судьялары өлешенә туры килә.


Фикер өстәү