Татарстан “Хезмәт җитештерүчәнлеге” илкүләм проектын тормышка ашыру буенча лидерлар өчлегенә кергән

Татарстан Республикасы “Предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга адреслы ярдәм итү” федераль проекты чараларын төбәкләрнең компетенцияләр үзәкләре көче белән тормышка ашыру буенча Россия субъектлары рейтингында (26 төбәк урын алган) лидерлар өчлегенә кергән. Рейтингта Белгород өлкәсе һәм Татарстан Республикасы бер үк төрле – 8,1шәр балл җыеп, өченче урынны бүлешкән. Рейтинг узган елның дүртенче кварталы йомгаклары буенча төзелгән.

Рейтингта урын төбәкнең компетенцияләр үзәге (РЦК) эшеннән канәгатьлек дәрәҗәсе, проектларны тормышка ашыру графигын үтәү, планнарга ирешү, штат булдыру кебек критерийлар буенча бирелгән.
Шулай итеп, 2017 елда оештырылган РЦК көче белән республика икътисадының төрле тармакларында җитештерүчәнлекне үстерү буенча 50дән артыграк проект тормышка ашырылган. РЦК штаты югары дәрәҗәдә һөнәри осталыкка ия булган эксперт-практиклардан тора.
“Хезмәт җитештерүчәнлеге” илкүләм проектының 2018 елда Россия Президенты Владимир Путинның май ае указы нигезендә раслануын һәм илдә хезмәт җитештерүчәнлеген өзлексез үстерү өчен шартлар булдыруга юнәлтелгән. Моның өчен бизнеска дәүләт ярдәме буенча чаралар комплексы эшләнгән. Болар – финанс ярдәме, җитештерү процессларын оптимальләштерүдә экспертлар ярдәме, предприятиегә онлайн-сервислар кертү.


Фикер өстәү