Санкт-Петербургта Татарстан делегациясе роботлар белән шаккатырачак

Петербург халыкара иктисадый форумы кысасында Татарстан IT-өлкәсендә алдынгы технологияләрне тәкъдим итәчәк.

Билгеле булганча, форум бүген башланды. Икътисадый җыен эшендә республика делегациясе дә катнаша. Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкли. Татарстан делегациясе составында Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин да бар. Форумның эшлекле программасы кысасында төбәк башлыклары белән очрашулар, төрле өлкәләргә бәйле килешүләр имзалау көтелә.

Гомуми мәйданы 113 квадрат метр тәшкил иткән павильонда республиканың әйдәп баручы IT-компанияләре урын алачак. Арада Иннополис университеты, ICL һәм башкалар бар. “Безнең төп шигарь – “Татарстан – киләчәк инде бүген үк”. Шуңа күрә дә республика делегациясе вәкилләре форумда катнашучыларны инновацияле эшләнмәләр, Россия компьютерлары һәм ноутбуклары белән шаккатырачак. Павильонда берничә робот та бар”, – дип сөйләгән Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина. Аның әйтүенчә, чарада катнашырга теләүчеләрдән шактый гаризалар килгән. “Татарстан стенды – ул республиканы тәкъдим итү урыны гына түгел, ә иң беренче чиратта – эш мәйданы. Биредә җитәкчелек катнашында киңәшмәләр үткәрү өчен бүлмәләр, үзара сөйләшүләр алып бару, килешүләр имзалау өчен махсус урыннар булдырылган. Гомумән, йөзгә якын вәкаләтле зат һәм бизнес вәкилләренә эшләү өчен бөтен шартлар да тудырылган”, – дип ачыклык керткән ул.

Форум 17 июньгә кадәр дәвам итәчәк.


Фикер өстәү