Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка халыкара икътисадый форумда катнашу өчен килде

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка эш сәфәренә килде. Төп максаты — Петербург халыкара икътисадый форумы чараларында катнашу.

Форум традицион рәвештә «Экспофорум» ККҮ мәйданчыгында уза.
Рөстәм Миңнеханов программасында: сессияләр, губернатор корпусы вәкилләре белән очрашулар, берничә килешүгә кул кую.

Татарстан делегациясе составында: министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, сәнәгать предприятиеләренең топ-менеджерлары.

ПМЭФ-2023 кысаларында төбәкләрдә инвестицион климатның илкүләм рейтингы нәтиҗәләрен тәкъдир итү, башка чаралар узачак.

ПМЭФ 1997 елдан башлап ел саен үткәрелә. 2005 елдан Форум Россия Федерациясе Президенты патронаты белән һәм катнашында үткәрелә.

2021 елда ПМЭФ коронавирус пандемиясе аркасында мәҗбүри тәнәфестән соң дөньяда беренче һәм иң колачлы эшлекле вакыйга булды һәм заманча цифрлы технологияләр кулланып узды.


Фикер өстәү