“Әнигә генә әйтмә!” – махсус хәрби операциядә һәлак булган Мамадыш районы егете белән хушлаштылар

Викторга 39 яшь булган. Ул Мамадыш районы Сикәнәс авылында туып үскән. Мамадыш интернат-мәктәбен тәмамлаганнан соң туган авылына әйләнеп кайткан. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән. Күршеләренә ярдәм итеп яшәргә тырышкан, дип яза “Нократ” газетасы.

– Бик ачык йөзле, изге җанлы кеше иде, күршедәге әбиләргә һәрвакыт булышты, кышын аларның карын көрәде, җәен утыннарын кисте-ярды. Үзеннән ярдәм сораучыларның берсен дә кире борып җибәрмәде, – дип хәтер йомгагын сүтә Викторның сеңлесе Екатерина Петрова.
Екатерина абыйсының үз ихтыяры белән махсус хәрби операция зонасына китүен беренчеләрдән булып белә.

Виктор Яңа ел алдыннан якыннарына Ватанны сакларга китәргә ниятләнеп йөрүен әйтә. “Мин аны әрләдем, бу хакта оныт, дип уеннан кире кайтарырга тырыштым”, – дип искә ала батыр егетнең әнисе.
Шулай итеп, Виктор быел гыйнвар аенда хәрбиләр сафына баса, әмма гаиләсенә бу хакта әйтми.
– Башта ул, төзелештә эшләячәкмен, шәһәрне торгызачакбыз, диде. Без моңа ышандык, – ди Екатерина, көрсенеп.

Берничә атнадан соң Виктор аңа тагын шалтыратып, шунда инде алгы сызыкта булуын әйтә.
– Шушы 4 ай эчендә миңа нибары ике тапкыр шалтыратты ул. Апрель башында, мин алгы сызыкта, барысы да әйбәт, әнигә генә әйтмә! – диде. Мин әйтмәдем, – дип искә ала ул көннәрне Екатерина Петрова.
Виктор шушы сөйләшүдән соң 2 атна чамасы узгач, 19 апрель көнне, Артемовск шәһәрендә сугышчан бурычын үтәгәндә һәлак була. Туганнарына бу кайгылы хәбәр ай ярым вакыт узгач кына килеп ирешә.
– Абыем элемтәгә чыкмый башлады. Һәлак булганнарның исемлекләре буенча тикшерүләрен сорап, хатлар яздым. Миңа, җавап алдык, әнисе шалтыратсын, диделәр, – ди Екатерина.

Шунда инде Викторның соңгы берничә айда кайда булуы турында әнисенә дөресен сөйләп бирүдән башка чарасы калмый. Батыр егетнең әнисе Нина Фатеева шалтыраткач, аңа улының каһарманнарча һәлак булуы турында әйтәләр…

Виктор Сафиуллинны Сикәнәс авылында җирләгәннәр. Соңгы юлга аны туган-тумачалары, дуслары, авылдашлары, күрше авыл халкы – барчасы бик зурлап озаткан. Батыр егет белән хушлашырга Мамадыш районы хакимияте башлыгы Анатолий Иванов, хәрби комиссар Андрей Синкевич та килгән.


Фикер өстәү