Татарча сөйләшәбез: тәкъдим итү / тәкъдир итү

Тәкъдим итү белән тәкъдир итү арасында бик каты бәхәсләр бара иде. Берничә ел элек билгеле бер консенсуска да киленде шикелле. Ләкин матбугатта барыбер ике төрле сүзне күрәбез. Кемдер яңа китабын тәкъдим итә, ә кемдер журналның яңа санын тәкъдир итә. Бу очракта нишләргә соң?

Проблеманың нигезендә рус телендәге «презентация» термины ята. Рус теленең зур аңлатмалы сүзлегендә «презентация»гә менә нинди билгеләмә бирелгән: 1. Бухгалтерия термины: вексельны күрсәтү. 2. Рәсми сүз: Яңа, күптән барлыкка килгән, иҗат ителгәнне җәмәгатьчелеккә күрсәтү. Презентация нового проекта. Состоялась презентация новой книги. Присутствовать на презентации.

Тәкъдир итү нәрсә соң ул? «Тәкъдир» сүзенең беренче мәгънәсе безгә яхшы таныштыр. Без аны язмыш дип беләбез, шулай бит? Тәкъдир итү тезмәсенең дә беренче мәгънәсе – алдан билгеләү, язу. Русча предопределение сүзе бар, шуңа туры килә бу. Этимологик яктан ул гарәп телендәге кдр тамырына килеп тоташа, ул исә «алдан билгеләү; санау; санап, исәпләп кую» дигәнне аңлата.

Әлеге тезмәнең икенче мәгънәсе дә бар. Ул бәя бирү белән бәйле. Адлер Тимергалинның «Миллият сүзлеге»ндә бик кызыклы мәгълүматка юлыгабыз. «Тәкъдир» сүзенең икенче мәгънәсе итеп ул түбәндәгене китерә: «Берәүнең эшләгән эшен тану; бәя бирү, бәя билгеләү; презентация». Моңа дәлил итеп ул мисалларын да күрсәтә.

Академик сүзлекләрдә дә әлеге икенче мәгънәләрне табабыз: тәкъдир – «бәя бирү, бәя билгеләү»; «уңай бәя, ихтирам»; тәкъдир итү – «Берәүнең эшләгән эшен тану; уңай бәя бирү»; «Ихтирам итү, кадерле күрү».

Гомәр Бәшировта менә нинди кызыклы җөмлә бар: Шуның өчен дә Мансуров аны тәкъдир итә. Монда Мансуров беркемне дә сәхнәгә чыгарып халыкка күрсәтми, ул хөрмәт итә, яхшы бәя бирә.

Адлер абый Тимергалинның сүзлегендә «тәкъдир итү»гә «презентация» мәгънәсе дә туры килә дип күрсәтелсә дә, аңа бу очракта таяну дөрес булмас. Мөхтәрәм әдибебез кулланылышта булган мәгънәне теркәп калдырган. Әмма кулланылыш үзе дөрес дигән фикергә бу гына нигез була алмый.

Тәкъдир итү – тану, бәя бирү ул. Презентацияне яңаны күрсәтү дип аңлатабыз икән, тәкъдир итү тезмәсе туры килеп бетми. Тәкъдим итү яки таныштыру матуррак һәм төгәлрәк яңгырый.

Хәлбуки тәкъдир итү сүзен кулланырга кирәк. Үз урынында ул бик матур яңгырый бит. Мәсәлән, мин язучының бу яңа китабын тәкъдир иттем. Мин бу очракта презентация ясамадым, мин укыдым, ошаттым һәм яхшы бәя бирдем.

Дөрес, бер четерекле як бар. Яңа китап тәкъдир итүне башкача да аңлатып була. Менә без җыелдык та язучы Марат Кәбировның яңа китабын хөрмәтләдек, ди. Марат абыйны котладык, китабын да котладык, матур сүзләр әйттек. Мәгънәви яктан бу презентация түгел, бу – ирешелгән уңышка йомгак ясау. Моны Марат Кәбировның китабын тәкъдир итү дип әйтергә ярый. Әмма эш шунда ки: «тәкъдир итү» ул – индивидуаль башкарыла торган гамәл, аны халык җыела торган чара дип күрсәтү бик дөрес булмаска мөмкин.

Тәкъдим итү тезмәсенең шундый билгеләмәсе бар: Берәү белән таныштыру, шуңа игътибарны юнәлтү теләге белән аның кемлеген әйтү, аерып күрсәтү.

Әйдәгез, бәладән башаяк булсын өчен китапларыбызны, журналларыбызны, проектларыбызны тәкъдим итик. Тәкъдим иткәннән соң укучыларыбыз үзләре хәл итсеннәр: тәкъдир итәргәме моны, юкмы.


Фикер өстәү