Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика судьяларының киңәшмәсендә катнашты

Бәхәскә гадел нокта куючылар. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика судьяларының киңәшмәсендә катнашты. Җыелып, узган елга нәтиҗә ясадылар.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, судлар экстремизм, терроризм, җинаятьләргә каршы торуда әһәмиятле роль башкара. Аларның эшчәнлеген юк итү илдәге тотрыклылыкны саклауның мөһим өлеше икәненә басым ясады Рәис. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов мигрантларга бәйле низагларны да игътибарсыз калдырмаска өндәде.

Татарстан Рәисе искәрткәнчә, җинаятьләргә карата хәерхаһлы булу җәза бирмәү белән янәшә тора алмый. Дәүләт иминлегенә куркыныч тудыра торган хәлләргә һәм җинаятьләр саны артуына да юл куярга ярамый. Рөстәм Миңнеханов бу җәһәттән судларның аңлату, профилактик чаралар алып бару бурычлары барлыгын да искә төшерде.

Хәзерге вакытта халыкның судка гозерләре күпфункцияле үзәкләр аша да кабул ителә. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, бу мөмкинлекне алга таба да үстерергә кирәк. «Гаделлек урнашсын өчен шартлар тудыру – безнең өстенлекле юнәлешебез. Күпфункцияле үзәкләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлекне җайга салырга кирәк», – диде Рәис.

Сүз уңаеннан, былтыр судьялар саны арткан. Республика судларына тагын 23 федераль судның гомуми юрисдикция судьялары һәм 18 җәмәгать судьялары эшкә килгән. Рөстәм Миңнеханов судларны кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсенә дә игътибар итте. Бу эшкә балаларны мәктәп эскәмиясеннән үк әзерләргә кирәк.

Инде судьяларның узган ел нәтиҗәләренә күз салыйк. Санлы күрсәткечләр болайрак:

* Татарстан судлары тарафыннан 1 млн 119 мең эш һәм материал каралган (шуларның 765 меңен – җәмәгать судьялары, 320 меңен – район һәм шәһәр судьялары, 34 меңен Югары суд караган).

* Административ хокук бозуларга кагылышлы эшләр саны 25 процентка кимегән; гражданлык эшләренә бәйле каралган материаллар саны – 12, җинаять эшләренә бәйлеләре 2,4 процентка арткан.

* Судьялар рәсми сайтларда 107 мең 519 суд актын урнаштырган.

* Республика судларына электрон рәвештә 200 меңнән артык документ килгән, шуларның 3,5 процентын кире борганнар


Фикер өстәү