Тимернең кызган чагы. «Роботлар ярышы»нда 175 мең доллар акчаны Һиндстан командасы отты

«Киләчәк уеннары» халыкара турнирының иң мавыктыргыч һәм көтелгән ярышларының берсе «Роботлар ярышы» финалы узды. Ярыш акыл һәм тимер көчен дә, көрәш мәйданын да чыдамлыкка сынады. Уеннарның төп трофеен һәм акчалата бүләкне исә Һиндстан командасы алды. Ярышлар тагын нәрсә белән истә калды? «ВТ» хәбәрчесе финалны күзәтте.

Минутлар һәм долларлар

Халыкның әлеге ярышка карата кызыксынуы зур булуын сатылып беткән билетлар да дәлилли. Яраткан командалары өчен җан атарга дип килүчеләр Казан белән генә дә чикләнми.

Кыскача гына ярышның ничек узуын искә төшерик: роботлар мәйдандагы көндәшен нокаутка җибәрергә тиеш. Моның өчен теләсә нинди ысул кулланырга була. Мәйдандагы көрәш өчен 3 минут вакыт бирелә. Ярыш мәйданындагы роботлар белән кешеләр идарә итә.

«Роботлар ярышы»нда Кытай, Россия, Һиндстан, Чили, Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны командалары катнашты. Финалда Россия һәм Һиндстан командалары очрашты. Җиңүче исеменнән тыш, ярышларның акчалата бүләге дә саллы шул: 1 нче урынга – 175 мең доллар, 2 нче урынга – 80 мең доллар, 3 нче урынга – 60 мең доллар, 4 нче урынга 35 мең доллар акча вәгъдә иттеләр.

Утлы тамаша

Ярышның беренче уеннары тыныч кына барды дисәк тә, ялгышмабыз. Төньяк башкаланың кызлардан гына торган «Energy girls» командасы һәм Һиндстанның «DS Robotics» егетләре роботларын әллә ни озак көрәштермәде. Тамаша берничә секунд эчендә төгәлләнеп тә куйды. Кызларның роботы мәйданның почмагына елышып, шуннан ары ерак китә дә, артык хәрәкәтләнә дә алмады.

Россиянең тагын ике командасы – Мәскәүнең «Турбомехатроники» һәм Санкт-Петербургтан «Daddy Bots» егет-кызлары да мавыктыргыч тамаша бүләк итә алмады. «Турбомехатроники»ларның «тимер баласы»н бик тиз генә бортка кысып,  «Daddy» ярышның киләсе этабына үтте.

Цирктагы ыгы-зыгыны кинәт кенә эшли башлаган янгын сигнализациясе бозды. Халыкның аһ-ух килүе юкка булды үзе. Аренадагы роботларның «ялкынлы» чыгышлары әнә шулай сигнализацияне дә сынап карамакчы булган, күрәсең. Роботлардан төтен дә, очкын да шактый чыкты шул.

Финал

Турнир нәтиҗәләре буенча, өченче урынга Россиянең ике командасы чыкты. Ягъни Төньяк башкала кызлары һәм Мәскәү егетләре. Ничек кенә тырышсалар да, кызлар һәм аларның алсу роботлары «Турбомехатроники» командасына каршы тора алмады. Ярыш тәмамланырга санаулы мизгелләр калганда ул инде селкенергә дә теләмәде.

Беренчелек өчен исә Һиндстан һәм Россия командалары көрәште. Өч минутлык тамаша туры мәгънәдә ялкынлы килеп чыкты. Иң элек, бәрелешләр аркасында, ике роботның да спиннерларына зыян килде. Аннан инде Һиндстанның роботы үзенең нәрсәгә сәләтле булуын күрсәтте:  «Папочка»ны шнекоротор астына кертеп, сафтан чыгарды. Җиңү шатлыгын кичергән роботтан аермалы буларак, Санкт-Петербург командасының «баласы» төтен һәм утка күмелде. Нәтиҗәдә Һиндстан егетләре һәм аларның роботы көчлерәк булып чыкты. Алар чемпион исемен, Казан турында искә төшереп тора торган түбәтәй, акчалата приз һәм Уеннарның төп Трофеен алды.

Җиңүчеләр

«Godspeed» (Һиндстан)

«Daddy Bots» (Россия)

«Turbomechatroniki» (Россия)

«Energy girls» (Россия)

 

Уеннардан соң уйлар

«Роботка исемне кызым кушты»

Артем Юмашев, «Daddy Bots» командасы капитаны:

– «Роботлар ярышы» – иң мавыктыргыч ярыш төре. Моңа охшаган тагын нәрсәдер уйлап табу кыендыр. Моны үз күзләрең белән күрү кирәк.

Ярышларда тырышмадык түгел. Бу – безнең беренче роботыбыз. Без әле бу спорттан бер елдан да азрак.  Роботыбызның үзенчәлекләре менә дигән, тик, кызганыч, финалда эштән чыкты. Роботның исеме «Папочка». Кызым шулай кушты. Шулай итеп роботка җан өрде. Гомумән, командадагыларның һәркайсы аңа үзеннән өлеш кертте. Бу – бер ел дәвамында өзлексез эш нәтиҗәсе. Болар барысы да өч минутлык ярыш өчен!

Откан акча турында әйткәндә, без әле аны нәрсә өчен тотачагыбызны белмибез, уйламадык та. Без роботны гаражда җыябыз. Анда хәтта юньле җылыту системасы да юк. Менә шуларны хәл итәсе булыр.

 

«Акчаны нәрсәгә тотачагыбызы белмибез»

Сентил Кумар, «DS Robotics» командасы вәкиле:

– Гаиләләребез һәм дусларыбыз терәк-таяныч булганга күрә җиңдек дип әйтә алам. Без Һиндстанда робототехника юнәлешен булдырырга һәм үстерергә телибез. Бу хакта күбрәк кешеләр белсен иде. Без әлегә бу акчаны нәрсәгә тотачагыбызны белмибез.

 

«Күп кенә әтиәниләр балаларының кызыксынуларын кабул итми»

Санджидхан Моханасундарам, «DS Robotics» командасы капитаны:

Роботыбыз төгәл эшләсен өчен кулдан килгәннең барысын да эшләдек. Ышанырсызмы-юкмы, без соңгы өч көндә бөтенләй йокламадык та диярлек. Бик иртә тордык һәм буш вакытыбызны тулысынча роботны камилләштерүгә сарыф иттек. Капитан буларак шуны да әйтергә телим: безнең команда монда басып торган 5 кеше генә түгел әле ул. Бу – безнең гаиләләребез, әти-әниләребез. Алар безгә нык ярдәм итте, канатландырып торды.

Безнең илдә роботлар ярышы әллә ни популяр түгел. Әмма соңгы елларда кызыксыну арта башлады. Тик кайбер ата-аналар балаларының бу өлкәдәге кызыксынуларын кабул итми. Моны җитди эшкә санамый. Әмма безнең әти-әниләр андый түгел!

 

«Гадел көрәш булды»

Игорь Столяров, «Киләчәк уеннары» проекты җитәкчесе:

Мин баштан ук Һиндстан командасы өчен җан аттым. Алар беренче уенда ук Кытай командасын тар-мар итте. Шәп егетләр! Минемчә, бик гадел көрәш булды бу. Соңгы ярышта робот янып ук китте. Мондый финалны берәү дә көтмәгәндер!

 

 

 

 


Фикер өстәү