Казан һәм Чаллыда “акыллы” светофорлар, 213 видеокүзәтү камерасы урнаштырылган

Татарстанда 2020 елдан бирле “Сыйфатлы һәм имин юллар” илкүләм проекты гамәлгә ашырылып килә. Аның кысасында Казан һәм Чаллыда “акыллы” светофорлар (юлдагы вазгыятькә карап, кызыл һәм яшел төсләрнең янып тору вакытын үзләре көйли), 213 видеокүзәтү камерасы урнаштырылган. Болар үлемгә китергән юл фаҗигаләре санын киметүгә ярдәм иткән. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында шул хакта язган.

“Соңгы елларда бу системалар ярдәмендә үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтләре саны 58 процентка кимегән”, – дип билгеләп үткән республика башлыгы.
Казан һәм Чаллыда “Акыллы транспорт системасы” гамәлгә кертелгәч, юл хәрәкәте белән идарә итү өчен диспетчерлык үзәге оештырылган, 78 светофор булдырылган яки яңартылган. Юлларга 15 метеостанция, 110 транспорт агымы детекторы (юлның ни дәрәҗәдә тулган булуы, билгеле бер вакыт аралыгында узган машиналар саны, аларның тизлеге турында мәгълүматлар җыя), 15 йөгерек мәгълүматлар таблосы (йөртүчеләр өчен файдалы мәгълүматлардан тора), шулай ук 200дән артыграк камера урнаштырылган.
Татарстан Рәисе илкүләм проектның республика юлларында үлем-китемне киметүгә ярдәм итүе турында видео да урнаштырган. Аның герое – “Юл хәрәкәте иминлеге” оешмасының Мәгълүмати технологияләр идарәсе башлыгы Илдар Фәрахов. Ул дәүләт алдына 2030 елга юллардагы үлем-китемнең тәмамлануына ирешү бурычы куелганлыгы турында сөйли. “2008 елдан бүгенгәчә юлларда үлем-китем куркынычы асылда ике тапкыр кимеде. Машиналарның елдан-ел күбәюенә карамастан! Әмма юл хәрәкәте өчен өстәмә системалар кертелмәсә, төп магистральләргә йөгерек мәгълүматлар таблосы урнаштырылмаса, моңа ирешеп булмас иде”, – ди Фәррахов.

Сүз уңаеннан, илкүләм проектны гамәлгә ашыру барышында Татарстанда һәлак булучылар саны 2019 елда 100 мең кешегә 9,45 күрсәткечен тәшкил итсә, 2023 елда– 6,97.


Фикер өстәү