Чүплибез дә җыябыз. «65 млрд сумлык зыянны булдырмый калдык»

Татарстанда «Экология» илкүләм проекты кысасында 2019 елдан бүгенгә кадәр 6 федераль проект тормышка ашырылган. Алар ярдәме белән 17,6 млрд сумлык табигатьне саклау чаралары уздырылган. Алдагы ике елда тагын 5,7 млрд сумлык 8 чара уздырылачак. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков сөйләде.

– Республикада соңгы 6 ел эчендә табигатьне саклау өчен 60,5 млрд сум акча тотылды. 65 млрд сумлык зыянны булдырмый калдык. Экологияне саклауга Татарстанда эшләүче сәнәгать оешмалары да үзеннән саллы өлеш кертә. Без бу яктан Идел буе федераль округында беренче, – ди министр.

Сүз уңаеннан, ул Россия Хөкүмәте Рәисе Виктория Абрамченконың Татарстан «Экология» илкүләм проектын тормышка ашыруда беренче урынны алып тора дигән сүзләрен дә искә төшерде. Мондый бәя бирелү – безнең республика  җитәкчелеге белән бердәм эшләү, дөрес юнәлештә баруыбыз, ди ул.

Сер түгел, Татарстанда Россиядәге барлык пилот проектлар гамәлгә ашырыла.  2018 елдан бирле 92 су саклау-чистарту җиһазлары төзәтелгән, Чулманның Алабуга районындагы ярларын ныгытканнар, Лаеш районының Имәнкискә авылында ярлар ныгытылган. Тагын бер күп сөйләнелгән чара – Түбән Кама районындагы Прости авылы янындагы чүплек тә бетерелеп, инде хәзер бу урында җир астыннан чишмәләр бәреп чыккан. Минзәлә районындагы зур чүплектән дә котылганнар.

–  Саба районының Шәмәрдән бистәсендә җиргә нефть түгелгән урын бар иде. Акрынлап андагы чистарту эшләре дә төгәлләнеп килә. «Иделне савыктыру» федераль программасы ярдәме белән Түбән Кама сусаклагычында тик яткан, искергән нефть торбалары судан чыгарылды, – ди министр эшләгән эшләргә йомгак ясап.

Әле болар янында Казан халкының котын алып торган, урамга чыкса, сасы исе белән кәефен төшергән Самосырово чүплеге дә бар. Инде анда хәзер чүп калмавы, җыелган каты көнкүреш калдыкларыннан энергия алуны язган да идек. Казан халкы өчен тагын бер шатлыклы хәбәрне дә искә алыйк. Су чистарту корылмаларыннан чыккан ләм басуларын киптерә башлау. Быел бу эш тәмамланачак. Ул «Иделне савыктыру» федераль программасы ярдәме белән башкарыла.

Тагын шунысын да әйтергә кирәк: быелдан «Иделне савыктыру» һәм «Уникаль суларны саклау» федераль программалары урынына «Россиянең су объектларын савыктыру» дигәне эшли башлый.

Министр республикада экологиянең елдан-ел яхшыруын әйтә. Моңа кешеләрдән килгән зарларның кимүе дәлил булып тора. 2018 ел белән чагыштырганда һава сыйфатына  зарланып 583 мөрәҗәгать килгән булса, 2023 елда бары тик 60 хәбәр килгән.

– Соңгы елларда һаваның сыйфатын автомат рәвештә махсус җиһаз куелган станция аша белеп торабыз. Министрлык  халык бик зарланган шәһәр-районнарга 17 шундый махсус җиһаз куйды. Күп кенә оешмалар да безнең белән эшләргә теләктәшлек белдереп, үзләренең территорияләренә шундый ук җиһазлар куйдырта башлады. Республикада тагын шундый 11 станция булачак. Димәк, зарлар тагын да кимеячәк.

Зар дигәннән, елга нәтиҗә ясап уздырылган еллык киңәйтелгән утырышта Александр Шадриков Казанның Авиатөзелеш районыннан зарлар еш килүен дә әйткән иде. Андагылар сасы искә зарланды. Хикмәт нидә соң? Бу сорауга Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Идел-Кама Төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров җавап бирде.

– Әле дә һавага зыян салган оешмалар белән эшлибез. Максатыбыз аларны җаваплылыкка тарту гына түгел, һава чисталыгын да яхшырту, – ди ул.

Фаяз Шакиров, сулыкларга зыян салган Арча, Балтач, Аксубай районнарында эшләүче «Вамин» оешмасы белән эшләүләрен әйтте.

Зыян турында  Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Илнур Гобәйдулин да сөйләде.  2023 елда Самосырово бистәсендәге чүплектән табигатькә 14 миллион сумлык зарар килгән. Казанның Дәрвишләр бистәсендәге чүплекне юкка чыгарыр өчен Казан башкарма комитеты 58 миллион сум акча бүлеп биргән. Гудованцев урамындагы чүплек аркасында башланган эш судка барып җиткән. Инде өч ел буе гаеплене эзлиләр. Килгән зыян суммасы 88 миллионны тәшкил итә. Журналистлар Илнур Гобәйдуллиннан: «Мал асраучылар һаваны бозмыймы?» – дип тә сорадылар. Ә ул исә бу сорауга бик гади итеп кенә җавап бирде.

– Без бит барыбыз да диярлек авылда үскән. Мал тотмыйча гына яшәп булмый. Элек мондый зарлар юк иде. Ә хәзер күршесенең каз-үрдәк асравы да ошамый, тавык тота, дип тә шалтыраталар. Без исә мондый очракта ниндидер чарлар күрү яклы түгел. Иң элек сөйләшәбез, аңлатабыз. Аннары гына, җирне дөрес файдаланамы, барысын да ачыклар өчен мөрәҗәгатьне тиешле органнарга җибәрәбез, – ди ул.

Александр Шадриковтан: «Быел Иделдә су булырмы?» – дип тә сораштык. Аның фикеренчә, бар да Россия гидрометеорология хезмәтенең дөрес фаразыннан тора.

– 2019 елда да кар күп яуды. Ул чакта да өметләр зур иде. Узган ел да Иделгә су төшәчәк дип көткән идек. Фаразлар чынга ашмады. Бүген Куйбышев сусаклагычында су биеклеге 50,68 см тәшкил итә. 1 апрельгә 51 метр булыр, диләр. Барысын да вакыт күрсәтер, – ди министр. – Су кимү безнең генә проблема түгел. Каспий диңгезе дә саега. Биш төбәк тәкъдимнәрен Россия Президенты Владимир Путинга да җиткердек.

Александр Шадриков 2024 елда башкарылачак эшләргә дә тукталды. Тиздән Казан янәшәсендәге Нокса елгасын чистарта башлаячаклар. Мәләкәс елгасына да чират җитәчәк. Шулай ук тиздән чистарту икеайлыгы да башланачак. Министр, 1 апрельдән 31 майга  кадәр бергәләп җыештырсак, тирә-ягыбыз тагын да чистарак булыр иде, ди. Экология өчен янып йөрүчеләргә рәхмәтен дә җиткерде. «Бергәләп тотынсак кына уңышка ирешә алачакбыз», – ди ул.


Фикер өстәү