Үсентене үрмәкүч талпаныннан ничек коткарырга?

Халык ысулларын һәм химикатлар кулланырга мөмкин.

Үсентегә үрмәкүч талпаны башка үсемлекләрдән, тәрәзә төбеннән, рамнары арасындагы ярыклардан, плинтуслардан күчәргә мөмкин. Бөҗәкләр туфракта һәм хәтта яхшылап эшкәртелмәгән орлыкларда да була. Коры һава аларның үрчүенә ярдәм итә, дип яза “Челнинские известия”.

Корткычның үсентегә ияләшү билгеләре – яфракларның саргаеп шиңүе, кире ягында кара нокталарның барлыкка килүе. Талпан үсентеләрнең согы белән туклана. Аны ул яфраклары һәм сабакларыннан суыра.

Яфракларның түбәнге өлешендә берән-сәрән кара нокталар пәйда булса, үсентене чиста су белән чайкарга кирәк. Бүлмәдә һаваның дымлылыгын күзәтеп тору да мөһим. Ул 50-60 проценттан ким булмасын.

Талпан үсентеләрне зарарлый гына башлаган очракта, халык ысулларын кулланырга була.
Моның өчен ике эремә әзерлибез. Беренчесе: 25-30 грамм дару тузганагына (аптекада сатыла) 1 литр су өстәп, 2 сәгать төнәтәбез. Икенче эремәне 170 грамм сарымсак угына 1 литр су салып ясыйбыз. Монысын бер тәүлек төнәтәбез. Үсентегә шушы эремәләрне бөркибез.

Үсенте талпан белән бик нык зарарланган очракта, химикатлар кулланмыйча булмый. Аларны бакчачылар өчен билгеләнгән кибетләрдән сатып алырга мөмкин.


Фикер өстәү