Татарстанда автобуста барган үрмәкүч-кешеләрне эзлиләр

Чаллы шәһәре коммуналь хуҗалыгы алар белән хезмәттәшлек итмәкче.

Чаллыда хезмәттәшлек итү өчен үрмәкүч-кешеләрне эзлиләр. “Горкоммунхоз” предприятиесе комикс персонажларына, дөньяны явызлыктан коткарган арада, үзләренә дә игътибар бирүне сорый. Социаль челтәрләрдә кызык видео пәйда булганнан соң зур автобусларга хезмәт күрсәтүче шәһәр оешмасының шундый үтенече барлыкка килгән әнә, дип яза “Челнинские известия”.

Видеодан күренгәнчә, 22нче автобус маршрутында үрмәкүч-кеше киеменнән ике пассажир бара. Тукталышта аларга тагын бер үрмәкүч килеп кушыла. Алар, күптәнге дуслар кебек, кул биреп күрешә. Пассажирлар аларны видеога төшерә, кемнәрдер шаркылдашып көлә.

Шулай итеп, үрмәкүч-кешеләр социаль челтәрләрне әсир итү генә түгел, конкрет оешманың да игътибарын җәлеп иткән. Аларга хезмәттәшлек – уртак видео эшләү яки акция үткәрүне тәкъдим итмәкчеләр. Әмма әле үрмәкүч-кешеләрне таба гына алмыйлар.


Фикер өстәү