Кем сөйләде? Тиктормас Әлфия Җәләлетдинова интернетны яулый

Интернетта бик матур итеп шигырь сөйләгән апаның видеосы йөри. Күңел кылларына үтеп керерлек итеп, сөйли ул аны. Матур тавышына изрәп китәсең. Әле бит шигыренең дә ниндие! Балачакны сагыну, туганлык җепләре турындагылары аеруча күңелгә тия. Кем сөйли соң моны? Әлеге сорауга җавап тиз табылды. Бик күпләр Әлфия бит бу, диде. Сарман районының Саклаубаш авылында гомер итүче 65 яшьлек Әлфия Җәләлетдинова икән ул.

– Әти-әнием Мөслимнеке минем, – диде ул. – Мин туганчы бәхет эзләп читкә киткән алар. Башта Пермь өлкәсендә яшәгәннәр. Шулчакта мин туганмын. Аннары алар Кыргызстанга ук күченгәннәр. Балачагым, үсмер вакытларым шунда узды. Мәктәп бетергәч, анда ветеринария техникумында укыдым. Укып бетергәч, әнием Тагилә Мөслимгә кайтырга кушты. “Алайса, сине монда урлыйлар”, диде ул. 1979 ел иде. Мөслим районының Тегермәнлек (аны Югары Табын дип тә йөртәләр) авылына кайтып киттем.  Зоотехник булып эшкә урнаштым. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенә читтән торып укырга кердем. Лаеш районының Нармонка колхозына да чакырганнар иде. Китмәдем. Ике елдан Түбән Табын авылы егете Рәискә кияүгә чыгып куйдым.

Рәис абый белән Әлфия апа 4 бала үстерәләр. Өч кызлары кияүдә, 10 оныклары бар. Шушы көннәрдә иң олы оныкларын кияүгә бирәчәкләр. Ә менә 28 яшьлек уллары әлегә өйләнмәгән.

– Ул чакта колхозда бер генә көн ял юк иде. Балаларны да үстерергә кирәк, бераз булса да яннарында торасы килә. Уйлаштык та, Сарман районының Саклаубаш авылына күчендек. Мин зоотехник, ирем энергетик булып эшли башладык. Авылны бик яраттык. Аның табигатенең матурлыгын күрсәгез. Авыл янәшәсендә күлләр күп. Ел саен шунда кошлар кайта. Шул матурлык өстенә кешеләре дә әйбәт. Рәхәтләнеп яшибез монда, – ди Әлфия апа.

Колхоз бетерелеп, агроферма төзелгәч, Әлфия апа сыер савучы булып урнаша. Аннары ферма мөдире итеп тә куялар.  Гомере буе мәдәниятне яратып яши. Сәхнәләрдән төшми дә. Шигырен дә сөйли, театрларда да уйный, җырлый да әле. Әле дә бәйрәмнәргә чакыралар, чыгыш ясавын сорыйлар икән. Тик Әлфия апа, инде бу яшендә сәхнәдә йөрүне оят дип саный. Дин юлында ул. Мәетләр озата, ашка йөри икән.

– Өйдә дә эшем күп. Бакчабызга ни генә утыртмыйм. Яшелчәләр бик уңа. Алардан 400әр банка кышка төрле тәмле ризыклар әзерләп куям.  Малларыбыз да бар. Әле мин сыерны да бетермәдем. Үгезләр дә асрыйбыз. Кешеләр сарыкларын да бетерде, ә без асрыйбыз әле, – ди ул. – Соңгы елларда күп итеп кабак үстерәбез. Аны малларга тотабыз. Пешерергә бик яратам. Ватсапта төркемем дә бар. Шунда бер-беребез белән рецепт бүлешәбез. Үзем  белгәннәрне аларга да өйрәтәм.

Әлфия апа матур итеп җырлый да. Әтисе Сөләйман абый оста җырлаган. Шигырьне дә тиз ятлый икән. Русчаларны да яратып сөйли. Рус мәктәбендә укыганы бушка китмәгән. Ә менә малае шәһәрдән кайткан саен әнисен видеога төшерә. Аннары Әлфия апа аларны дусларына җибәрә. Шулай итеп, ул видеолар безгә дә килеп эләгә икән. Әле Әлфия апа балык тотарга да ярата. “Җәен килегез, бергәләп ял итәрбез”, — ди ул. Очрашулар насыйп булсын!

 


Фикер өстәү