СВОда катнашучы: “Өйләнәсем килә, әмма Җиңү яулап кайткач кына!”

Лениногорскидан СВОда катнашучы “Монгол” (позывное) – буйдак егет ялга кайтып төшкән. Хәрби хезмәткәр район хакимияте башлыгы Рәгать Хөсәенов белән очрашу вакытында үзенең хыялы белән уртаклашкан. Ул үзенең бердәнберен табып, гаилә корырга тели икән, дип яза “Татар-информ”.

“Бердәнберемне табып, шуңа өйләнәсем килә, – дип серләре белән уртаклашкан хәрби. – Балаларымның булуын телим. Әмма болар Җиңүдән соң гына булырга тиеш, чөнки сөеклеңне көтү – бик авыр йөк, ә инде солдатның һәлак булуы – хатын-кыз өчен әйтеп бетергесез күңел ярасы”.

Ул 2023 елның 30 июнендә алгы сызыкка киткән. 27 яшьлек егет махсус хәрби операция зонасына юл тотканчы, Лениногорск полиция бүлегендә наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш бүлегендә оперативник булып эшләгән.

“Алгы сызыкка китү теләге ике атна буе тынычлап йоклатмады. Ниһаять, китәм. дигән ныклы карарга килдем. Армия хезмәтен 2016 елдан 2018 елга кадәр Ерак Көнчыгышта артиллерия гаскәрләрендә уздым. Кече сержант званиесендә бүлек командиры идем. Белемем һәм күнекмәләремнең фронтта кирәгрәк икәненә тамчы да шигем булмады. Акча, фатир мәсьәләсе хәл ителгән. Махсус хәрби операциягә китү бары тик ватанпәрвәрлек хисенә генә бәйле”, – дигән батыр ир-егет.

Ул ныклы карарга килгәч, Оборона министрлыгы белән контрактка кул куйган. Әти-әнисенә, имештер, нефтьче хезмәтенә урнашып, командировкага китүен әйткән. Уллары Казан аэропортында контроль узып, стойка артында теркәлгәндә генә ата-ана эшнең нәрсәдә икәнен аңлаган. “Әти, әни, мин сугышка киттем”, – дигән дә, әнисенең яшьле күзләрен күрмәс өчен яннарыннан тиз генә китеп барган егет. Улының Эчке эшләр министрлыгы системасында эшләве белән горурланып яшәүче әтисенә дә аның эшеннән китүен белү авыр булган.
“Запорожье, Херсон, Луганск өлкәләрендә һавадагы дроннар, ракеталарны табу белән шөгыльләнәбез. Шуннан соң тиешле мәгълүматларны өстәгеләргә тапшырабыз. Алар инде алга таба нәрсә эшләргә икәнен хәл итә”. – дип сөйләгән хәрби.

Сюрпризлар яратучы егет ялга кайтасын беркемгә дә әйтмәгән. Шәһәрдәге фатирына иртәнге сәгать 5 тә кайтып төшкәч, юлдан соң бераз ял итеп алуга, әнисенә (алар авылда яши) шәһәргә килүләрен сораган. “Бүген ЖКХ хезмәткәрләре торбалар алыштырырга килә, кемгәдер өйдә булырга кирәк”, – дип язган егет.
Фатирга кергәч, әти-әнисе, улларын күреп, сөенечтән ни эшләргә белмичә, шок халәтендә калган!..


Фикер өстәү