Пакьстан: сайлау төгәлләнде, көрәш дәвам итә

Үткән атна уртасында Пакьстанда парламент сайлавы үтте. Илдә сәяси хәл киеренке: террор актлары бик еш кабатлана, элекке Премьер-министр Имран Хан коррупциядә, дәүләт серен ачуда гаепләнеп, 31 елга төрмәгә утыртылды.

Икътисадый хәл дә начар. Хакимиятләр Имран Хан партиясенә сайлауда катнашырга рөхсәт бирмәде, чөнки аңлашыла иде: тоткынлыктагы элекке хөкүмәт җитәкчесе үзе дә, аның партиясе дә халыкта популяр, сайлауда катнаштырсаң, җиңәчәкләренә шик юк. PTI – «Гаделлек өчен көрәш» (тыелган партиянең исеме шундый) вәкилләре бәйсез кандидатлар буларак сайлауда катнаштылар һәм җиңделәр дә. Сайлау төгәлләнеп, берничә сәгать үтүгә, «Ватаным Татарстан» хәбәрчесе кулына әлегә рәсми рәвештә игълан ителмәгән беренче мәгълүматлар килеп керде. PTI парламентта 154 урын алырга тиеш дип санала, аның белән көндәш партияләр кырык җидешәр урын яулаганнар. Әмма сайлау комиссиясе авызына су капты: ике көн берни дә эндәшмәде. Ике көнннән соң гына чит ил агентлыклары рәсми дип саналган саннарны игълан итте. Reuters мәгълүматлары буенча Имран Хан партиясе 101 урын яулаган. Рәсми саннар да эзәрлекләнгән партия вәкилләренең күпчелек урынга ия булганын раслый, әмма ил законнары буенча алар хөкүмәт төзи алмыйлар.

Икенче урындагы «Мөселман лигасы» дип аталган партия күпчелеккә ирешмәсә дә, башка партияләр белән коалициягә кереп, хөкүмәт төзү хокукы ала. Ул партия лидеры Нәвәз Шәриф тә берничә тапкыр Премьер-министр булып торган һәм төрмәдә дә утырып чыккан. Пакьстанда Премьер кәнәфиеннән төрмә камерасына юл якын. Имран Хан үзен яклаучыларны протестка чыгарга өндәде. Ял көннәрендә каршылык акцияләре булды. Ярсыган халык: «Чор! Чор!» – дип кычкырып (безнеңчә «карак» дигән сүз) урамнарда йөрде, әмма атом державасы булган илдә хәрбиләр дилбегәне нык тота.

Ял көнне Финляндиядә дә Президент сайлавының икенче туры үтте. Анда, 51,6 процент тавыш җыеп, Александр Стубб җиңде. Ул Россиягә каршы карашлары белән мәгълүм. Күп еллар буе СССР, аннан соң Россия белән яхшы мөнәсәбәтләр саклаган Финляндия, махсус хәрби операция башланганнан соң, дошманга әйләнде.

Америкада да сайлау алды көрәше кыза. Байден сайлаучылар белән очрашу вакытында бар кешене шаккатырырлык сүзләр сөйләп йөри. 1996 елда үлгән Франция Президенты Миттеран белән берничә көн элек кенә очрашуын әйтә, шулай ук каберлеккә күчкән Германия канцлеры Коль белән дә очрашып тора икән. Ниһаять, рәсми хакимиятләр дә аның авыру икәнен таный башлады һәм бу кешенең сайлау марафоныннан төшеп калу ихтималы артты.

 


Фикер өстәү