Әнвәр Нургалиев Диана Сәфәрованың балаларын күрсәтеп, язылучыларын елатып бетергән

Әнвәр Нургалиев тамашачылары һәм юл һәлакәтендә гомере өзелгән туганы Диана Сәфәрованың язылучылары биргән бүләкләрне туганының ятим калган балаларына тапшырган. «Бүләкләрнең саны юк, машинага көчкә сыйдырдым», – дигән җырчы.

«Балалар бик сагындырган. Аллага шөкер, исән-саулар, үскәннәр инде. Апаларым да әйбәт кенә. Сезгә күчтәнәч, сәдакаларыгыз өчен чиксез рәхмәт, барысын да тапшырдык. Шатлыкларының чиге юк», – дип язган җырчы социаль челтәрдә.

«Суд әле дә тәмамланмады. 2 айдан бер ел була инде, гаепләнүче өч адвокат алыштырды. Бу вакыт эчендә гаепләнүче һәм аның туганнарының берсе дә балалар язмышы белән кызыксынмады, ярдәм турында әйтмим дә инде. Бу эштә күңелгә тигәне – ул хәзер үз күрсәтмәләреннән баш тарта һәм  гаебен тулысынча танымый, гаепне безнең Дианага аудара», – дип борчылып язган Әнвәр Нургалиев.

Җырчының язылучылары бик әрнеп, комментарийлар калдырганнар. «Өч бала әнисез, бер намуссызы аларның әниләренең гомерен өзде. Тик ул җәзадан качып котыла алмаячак», «Еламыйча карап булмый… Бәләкәчләрне ничек кенә юатсаң да әни назы җитми», «Иххх сабыйлар, карарга да авыр, елей-елый карадым», – дигәннәр алар.


Фикер өстәү