Рәис Рөстәм Миңнеханов Татарстан делегациясенең бирегә килү истәлеге итеп мәчеткә Казан кулъязма Коръәнен бүләк итте. Россиянең яңа тарихында беренче кулъязма мүсхәф Татарстан Диния нәзарәте дин галимнәре тарафыннан эшләнде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат
Рәис җитәкчелегендәге делегация әгъзалары мәчет белән танышу вакытында дога да кылды: Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръән аятьләрен укыды, аннан соң Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы Әлбир хәзрәт Крганов дога кылды.
Истикләл мәчете – Индонезиянең төп һәм иң зур мәчете, шулай ук Көньяк-Көнчыгыш Азиянең иң зур мәчете. Ул 1949 елда илнең Нидерландлардан бәйсезлек алуы хөрмәтенә төзелгән. «Истикләл» атамасы гарәп теленнән «бәйсезлек» дип тәрҗемә ителә. Мәчет намаз уку урыны гына түгел. Биредә өлкәннәр, яшьләр һәм балалар өчен лекцияләр, күргәзмәләр, семинарлар һәм төрле мәдәни чаралар уздырыла. Мәчеттә кайбер чит илләрнең, шул исәптән Россиянең мәдәни-агарту киңлеге эшли. Россия мөселманнары Дини җыены башлангычы белән Russian Space & Library Россия мәдәни-агарту киңлеге төзелде. Бүген Рөстәм Миңнеханов аны ачуда катнашты.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез