Газетага язылу

Оренбургта Бөтенроссия Сабан туен уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев Оренбург өлкәсенә эш сәфәре барышында Сабантуй милли бәйрәмен уздыруга багышланган оештыру комитеты утырышында катнашты. Чарада Оренбург өлкәсе губернаторы Евгений Солнцев, өлкә хакимияте вәкилләре, оештыручылар һәм татар җәмәгатьчелеге катнашты, дип хәбәр итә конгресс матбугат хезмәте.

Утырышта билгеләп үтелгәнчә, масштаблы милли бәйрәм 2027 елның 26–27 июнь көннәрендә Оренбург өлкәсенең Татар Каргалысы авылы янында, ямьле Сакмар елгасы буенда узачак. Әлеге авыл 280 ел элек төзелгән. Милли бәйрәм шундый тарихи урында – Оренбург татарларның рухи үзәгендә узачак. Төбәкләрдән 500 кунак килүе һәм 500ләп кеше оештыручылар һәм артистлар булуы күзаллана. Чара 24 июнь кичтән М.Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театрында спектакль караудан башлана. 25 июньдә ат чабышлары, Татарстан сәнгать осталары концерты планлаштырыла. Ат чабышлары, милли көрәш җиңүчеләренә автомобиль тапшырылачак. Бөтенроссия авыл Сабан туе эстафетасын Омск өлкәсе кабул итеп алачак.

Утырыш барышында бәйрәмнең концепциясе, мәйданчыкларны бизәү, спорт һәм мәдәни чаралар программасы җентекләп каралды. Васил Шәйхразыев Сабантуйның төбәктә яшәүче татарлар өчен генә түгел, бөтен өлкә халкы өчен дуслык һәм күпмилләтле бердәмлек бәйрәме булуын билгеләп үтте. Сабантуйга әзерлек эшләре махсус контрольгә алынды.

XVII Бөтенроссия Сабантуе-2027 Оренбург өлкәсенең Татар Каргалысында Сакмар елгасының уң як ярындагы аланда барачак. Төп мәйданчык 13 гектарны биләячәк: анда концерт сәхнәсе, көрәш мәйданчыгы булган спорт зонасы һәм аерым балалар Сабантуе урнашачак. Кунакларны Татарстан һәм Оренбург өлкәсенең милли ишек аллары, сәүдә рәтләре, авыл хуҗалыгы техникасы һәм хәрби техника күргәзмәсе каршы алачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре