Алмыш хан белән Әхмәд ибне Фадлан турында тарих нинди сер саклый?

Сүз дә юк, Идел Болгарстанында ислам кабул ителү турында сүз чыгуга, без ике таныш исемне искә төшерәбез. Беренчесе – Идел Болгарстаны дәүләтенә нигез салган Алмыш хан. Икенчесе – төбәктә рәсми ислам кабул итү тарихы белән бәйле Багдад илчелеге сәркатибе Әхмәд ибне Фадлан. Без алар турында ниләр беләбез соң? Гомумән, беләбезме? Тарих фә ннәре докторы, профессор Фаяз Шәрип улы Хуҗин безгә бу бөек шәхесләр турында янә бер кат искә төшерергә ярдәм итте.

Алмыш хан

IX гасыр ахыры – X гасыр башы Кара диңгез, Азов һәм Каспий буе далаларыннан Урта Иделгә күчеп утырган болгарлар тарихында мөһим этап булып тора. Инде ике йөз ел чамасы Идел-Кама төбәгендә яшәп, табигатенә яраклашып, утрак тормышка күнегеп өлгергән болгарлар һәм алар белән бергә күчеп утырган тугандаш суварлар, барсиллар, бәрәнҗәрләр тарихка Шилки исеме белән кереп калган илтәбәр (юлбашчы) кулы астында берләшәләр. Бу берләшү ничек башлана соң?

Кешелек җәмгыятенең борынгы община строеннан башлап кайсы гына чорын алып карасаң да, социаль тигезсезлек дигән күренеш күз алдына килеп баса. Бу – табигый хәл. Һәр җәмгыятьнең лидерлары була. Алар гади халык массасыннан – ыругдашларыннан, кабиләдәшләреннән – беренче чиратта физик яктан көчле булулары, ораторлык сәләте белән дә аерылып торганнар. Кабилә лидерлары да шулар арасыннан сайлап куелган. Шул ук юлбашчылар күршеләргә талау сугышлары да оештырганнар. Кулга төшкән байлыкны үзләренчә бүлгәннәр. Байлыгы булгач, юлбашчыларның яшәү шартлары да үзгәрәк була, әлбәттә. Байлыгын саклау өчен дружина да тота башлый. Дружинаны, эреле-ваклы чиновникларны туендыру өчен халыктан салым җыя башлыйлар Шул рәвешчә дәүләт барлыкка килә. Дәүләтнең идарә органнары, алар урнашкан ныгытмасы, һәм инде хакимгә (ханга, патшага) буйсынучы халык яши торган территориясе була.

Илтәбәр Шилки чорында төрки кабиләләрдән торган нәкъ шундый дәүләт берләшмәсе формалаша башлый. Аның башында болгарлар тора. Әлеге процесс Шилкинең улы Алмыш хан чорында төгәлләнә. Алмыш ханны тарихчылар Идел Болгарстаны дәүләтенең беренче идарәчесе – илтәбәре дип саныйлар. Ләкин шуны истә тотарга кирәк: X гасыр башында әле ул – Хәзәр каһанына буйсынган өлкә генә. Алмышның улы каһан сараенда тотык хәлендә яши, ә кызы каһанга көчләп бирелгән була. Әмма Алмыш хан бу бәйлелектән котылуның төрле юлларын эзли, дәүләтнең мөстәкыйльлегенә омтыла, тиздән әлеге бәйлелек формаль бернәрсә генә булып кала.

Алмыш хан, Хәзәр каһанының рөхсәтен дә сорап тормыйча, үз исеменнән акча суктыра башлый. Беренче болгар акчалары, нумизмат галимнәр әйтүенчә, 902–908 еллар аралыгында сугылган. Археологик казу эшләре вакытында килеп чыккан әлеге акчалар – дәүләтнең мөстәкыйльлеген раслаучы кыйммәтле табылдыклар. Әлеге акчаларда Алмыш ханның мөселманча исеме күрсәтелгән – Җәгъфәр ибне Габдаллах. Димәк, шул чорда ук инде болгар идарәчесе ислам динен кабул иткән булып чыга.

Болгар – сәүдәгәрләр иле. Яз ахырларына таба Идел буйлап Болгар ярминкәсенә төрле илләрдән сәүдә кораблары килгән. Аларны, гадәттә, хан үзе каршы алган, чөнки сатуга алып килгән товарларның уннан бер өлеше дәүләт казнасына кергән. Хәзәрләрдән килгән сәүдәгәрләргә дә бернинди ташламалар ясалмаган.

Алмыш хан дипломатия өлкәсендә дә уңышлы адымнарын башлый: Урта Азия илләре белән тыгыз мөнәсәбәтләр, беренче чиратта сәүдә элемтәләре урнаштыра, угызлар берләшмәсенең Әтрәк исемле бер кабилә башлыгына үзенең кызын (кайбер чыганаклар буенча сеңлесен) кияүгә бирә. Аның иң зур уңышы – әлбәттә, Гарәп хәлифәлеге белән илчелекләр алмашу.

921 елда Алмыш хан Багдадка Габдулла ибне Башту җитәкчелегендә илчелек җибәрә. Аның төп бурычы Багдад хәлифе әл-Мөкътәдир белән Хәзәр каһанына каршы берлек төзү була. Бу хакта Алмыш ханның Багдад хәлифенә язылган хатында турыдан-туры әйтелә. Хан «дошманыннан саклану өчен» крепость-шәһәр төзүдә ярдәм сорый һәм Болгарга ислам дине белгечләрен дә җибәрүләрен үтенә. Сөйләшүләр барышында әл-Мөкътәдир ризалыгын белдерә. Аның төп максаты болгарлар арасында Хәлифәт йогынтысын ныгыту, ислам дине таралышын төньяк тарафларга кадәр киңәйтү, Хәзәрләргә каршы көрәштә Алмыш ханның булышлыгына ирешү була.

Алмыш хан Багдад илчелеген Болгар җирендә 922 елның 12 маенда каршылый. 16 майда тантаналы шартларда ислам дине дәүләт дине буларак кабул ителә. Шуңа да игьтибар итәргә кирәк: бу чакта Хәзәр каһаннары яһүд динен тотканнар. Алмыш хан исә, дөресрәге, инде ике дистә ел элек үзен мөселман дип игълан иткән Җәгъфәр ибне Габдаллах, алардан рөхсәт тә сорап тормыйча, илдә ислам динен рәсмиләштерә. Бу факт та – Болгар дәүләтенең Хәзәр каһанлыгыннан номиналь рәвештә генә бәйлелектә булуына ишарә.

X гасыр башларында Болгар илендә Болгар, Биләр, Сувар кебек исемнәре елъязмаларда теркәлеп калган беренче шәһәр-калалар барлыкка килә. Эреле-ваклы авыллар турында искә дә алып торасы түгел. Икенче төрле әйткәндә, ярымкүчмә болгарларның җирләшүе, ягъни тулысынча диярлек утрак тормышка күчүе Алмыш хан чорында төгәлләнә. Болгар иленең киләчәктәге тотрыклы үсешенә дә нәкъ менә Алмыш хан идарә иткән чорда ныклы нигез салына.

Әхмәд ибне Фадлан

Алмыш хан Әхмәд ибне Фадлан белән 922 елның 12 маенда очраша. Ул – Багдад илчелегенең сәркатибе, хәлифә сарае хезмәтчесе. Ибне Фадлан бик укымышлы кеше була, шуңа күрә аңа юлъязмалар алып бару һәм илчелекнең эш нәтиҗәләре турында исәп-хисап тоту эше тапшырыла. Хәзерге көннәргә кадәр сакланып калган Ибне Фадлан язмалары («Рисалә») болгарларның X йөз башы тормыш-көнкүрешен, гореф-гадәтен ярыйсы гына тулы итеп күз алдына китереп бастырырга мөмкинлек бирәләр.

16 майда үткән тантаналардан соң Алмыш хан Багдад кунакларын һәм үзенең якыннарын мең кеше сыйдырырлык юртасына мәҗлескә чакыра. Кунакларны кабул итү йоласын Ибне Фадлан үзенең китабында җентекләп тасвирлый. Шул ук вакытта Болгар патшасы турында да беренче тәэсирләрен бәян итә: «Алмыш – ярыйсы гына тулы гәүдәле, инде корсак та үстерә башлаган урта яшьләрдәге боеручан бер хакимдер», – ди. Гомумән алганда, Багдад илчеләрендә ул уңай тәэсир калдыра. Шул ук вакытта каршылыклар да булмый түгел.

Бер-ике көн үтүгә, Алмыш илчелек сәркатибен үзенә чакыра һәм аны утлы табага бастыра: «…әл-Мөкътәдир хәлифәнең хатында телгә алынган һәм син миңа тапшырырга тиешле 5000 динарны кая куйдыгыз? – дип җикеренә хан. – Ул акчаларны мин кальга (крепость) төзегәндә сарыф итәргә исәп тота идем». Алмышның мондый кыланмышыннан куркуга төшкән Ибне Фадлан аңлатып бирә: Мөкътәдирнең әлеге динарларны бирергә тиешле бурычлы кешесе бөлгән булып чыга, һәм илчелек, ул яши торган шәһәрдән буш кул белән чыгып китеп, юлын дәвам итәргә мәҗбүр була. «Дөресен әйткәндә, казнамда ул каланы гына төзерлек алтын-көмешләрем җитәрлек, – ди Алмыш моңа җавап йөзеннән. – Хәлифәнең динарларын бу эшкә хәерхаһлык, Аллаһның ризалыгы билгесе итеп кенә кабул итмәкче идек» .

Берничә көннән бу аңлашылмаучылык бөтенләй онытыла. Багдад илчелеге килү шатлыгыннан башы күккә тигән Алмыш хан Ибне Фадланны һәм аның юлдашларын халык арасына алып чыга, ил белән таныштыра, болгар бабаларының элеккедән калган гореф-гадәтләре турында сөйли. Ибне Фадлан Болгарга килгән рус-варяглар белән дә якыннан танышу бәхетенә ирешә. Күзәтүчән һәм искиткеч хәтергә ия сәркатип боларның барысын да күңел дәфтәренә «язып» бара. Илчелек Болгар илендә берничә ай була, көзгә таба, «көннәр кыскара башлагач», кире кайтыр юлга чыгалар.

Багдадка кайтып җиткәч, Әхмәд ибне Фадлан, юлъязмаларны тәртипкә салып, күргән-белгәннәрен яңадан исенә төшереп, әл-Мөкътәдир өчен хисап әзерли. Бәхеткә, бу язмалар юкка чыкмаган. Аларны 1923 елда Иранның Мөшһәд шәһәре китапханәсендәге кулъязмалар бүлегендә Төркиядә яшәүче эмигрант тарихчы Әхмәдзәки Вәлиди табып ала һәм 1939 елда Германиянең Лейпциг шәһәрендә немец телендә бастырып чыгара. Ибне Фадлан кулъязмасы Андрей Ковалевский тәрҗемәсендә 1956 елда Мәскәүдә дә нәшер ителә. Әнвәр Хәйри тарафыннан әзерләнгән татарча тәрҗемәсе 2013 елда дөнья күрә.

Әхмәд ибне Фадлан «Сәяхәтнамә»се Идел болгарлары, аларның күршеләре башкорт, хәзәр, угыз һәм дә рус-варяглар тарихын өйрәнүдә кыйммәтле һәм ышанычлы тарихи чыганак булып тора.

Фәния Әхмәтҗанова

 

 

 

 


Фикер өстәү