Әдәби бәйге җиңүчеләре кемнәр?

Саллы әсәрләргә саллы бүләкләр. Бәйрәм көнне Язучылар берлегендә Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә үткәрелгән әдәби конкурста җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бәйгедә җиңүчеләрнең кайсылары аеруча сөенә? Бер авторның берничә номинациядә җиңүе кемне уйга калдырган?

Әлеге бәйге турында инде бер генә язмадык. Язучылар арасында да, укучыларда да кызыксыну уятты ул. Акчалата призның гомуми күләме – 3 миллион 895 мең сум. Бу – беренче сәбәптер. Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев әйткән сүзләр урынлы булыр монда. «Мул уңыш җыеп алу өчен, игътибар һәм акча «яңгыр»ы кирәк, әдәбиятчылар өчен икесе дә әһәмиятле», – диде ул. Икенчедән, бәйгегә юлланган әсәрләрнең авторлары бәяләүчеләр өчен ахыргача сер булып калды. Әдәби үзәктән читтә иҗат итүчеләргә бусы аеруча мөһим булган.

Барысын да уздырды

Җиңүчеләрне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов бүләкләде.

– Бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасының нәкъ менә Халыкара туган тел көнендә уздырылуы очраклы түгел. Сез иҗат иткәндә, телебез дә яшәячәк. Комиссия оешканнан соң, «Туган телебезгә мөнәсәбәтне ничек үзгәртергә?», «Бушлыкны ничек тутырырга?» кебек сорауларга җавап табу өчен шактый уйланырга туры килде. Әлеге бәйге Язучылар берлегенең мөмкинлекләрен дә эшкә җигәргә кирәк дигән фикер нәтиҗәсендә уйлап табылды. Җиңә алмаганнар бер дә борчылмасын иде. Җиңүчеләр исемлеген күргәч, бер үк кешенең берничә номинациядә иң лаеклы дип табылуы кечкенә генә шик тудырды. Әмма бәхәсләшер өчен әйтмим монысын. Нәтиҗәләргә килгәндә, курыкмыйча, бу бәйге барып чыкты, дип әйтә алам. 29 язма килеп, 30 җиңүче булса, аянычлы булыр иде. Шушының кадәр әсәр кабул иткәнбез икән, бу бит безнең милләтнең рухи яктан нинди дәрәҗәдә бай булуын күрсәтә. Димәк, без һичшиксез бу бәйгене дәвам иттерергә тиеш. Һәм бүген мин сезгә моны вәгъдә итәм, – диде ул.

Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла сүзләренчә, бәйге ачышларга шактый бай булган.

– Бүген, чын мәгънәсендә, зур бәйрәм. Әлеге бәйге татар әдәбияты тарихында зур вакыйга булып истә калачак. Билгеле, моңа кадәр дә әдәби конкурслар булып торды, ләкин монысы масштабы белән барысын да уздырды. Нәтиҗәдә без 1470 эш кабул иттек. Бу сан исә безнең язучыларның һәм, гомумән, татар әдәбиятының потенциалы турында сөйли, – диде ул. – Бәйгенең географиясенә тукталсак, әсәрләрне асылда Татарстан һәм Башкортстанда яшәүче авторлар юлласа да, якын тирәдәге татарлар күпләп яши торган төбәкләр дә читтә калмады. Димәк, анда да татар рухы сүнмәгән. Әсәрләргә килгәндә, шаккатыручылар  аз булмады. Әйтик, берничә номинациядә җиңгән Лилия Гыйбадуллина, шәп шигырьне ир-ат шагыйрьләр генә яза ала, дигән тезисны сызып ташлады. Ә «Повесть» номинациясендә җиңү яулаган автор олпат язучыларны да уздырды.

Ркаил Зәйдулла милли мәгариф мәсьәләсенә дә тукталды: «Милли мәгарифебез яшәсә, милли әдәбиятыбыз да озын гомерле булыр. Турыдан-туры бәйләнештә булган әлеге ике өлкәнең икесен дә игътибар үзәгендә тотарга кирәк», – диде ул үз чыгышында.

«Яшибез әле…»

Проза әсәрләрен бәяләгән жюри әгъзасы, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов исә җиңгән әсәрләрнең татар дөньясын танытуга хезмәт итәчәгенә өметләнүен белдерде:

– Игътибар иткәнсездер, бәйгегә килгән әсәрләрнең саны шактый саллы. Ә сан белән сыйфат бер-берсенә тыгыз бәйләнгән, шуңа да бу бәйгедән соң күңелдә өмет хисе ныгыды. Призлы урыннарны яулаган әсәрләребез киң укучыга килеп ирешкәннән соң да уңай бәя алыр дигән өметтә калам. Алай гына да түгел, бу әсәрләр, башка телләргә дә тәрҗемә ителеп, татарны дөнья аренасында да танытуга хезмәт итәрләр дип уйлыйм. Билгеле, әдәби әсәрләрне укыганда мин аларның татар язмышы, социаль, милли, әхлакый проблемаларга багышлануына игътибар итәргә тырыштым. Көнкүреш вакыйгалары белән генә чикләнеп калмыйча, укучыны тормыш фәлсәфәсе турында уйланырга мәҗбүр итә алырдай әсәрләрнең җиңеп чыгуы төп максатларның берсе иде, –  дип сөйләде ул.

«Шигърият» номинациясендәге әсәрләрне бәяләгән жюри әгъзасы, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев: «Бәйгегә килгән шигъри әсәрләрне бәяләргә нигә ризалаштым икән, дидем башта. Шыплап тулган ике тартма әсәр иде бит ул, көчкә күтәреп кайттым. 600дән артык әсәр! Башта авыр тоелса да, укыган саен сөендем. Әдәбиятка, сәнгатькә, туган телебезгә гашыйк кешеләр шулкадәр күп икән, димәк, киләчәгебез дә өметле. Монда иң оста, мәшһүр шагыйрьләр белән балалар да көч сынашты. Башта аптырашта калсам да, соңыннан бу шартның да үзенә күрә бер әһәмияте, яшьләр өчен файдасы булуын аңладым», – диде, кичерешләре белән уртаклашып.

Балалар һәм үсмерләр өчен атап язылган әсәрләр арасында да лаеклылар табылган. Гәрчә монда активлык дәрәҗәсе башка номинацияләргә караганда түбән булса да.

– Бәйгегә килгән эшләр уйланырга мәҗбүр итте. Балалар әдәбиятында төп герой кем? Аның теле, өслүбе нинди булырга тиеш? Татар халкының, туган телебезнең үзенчәлекләрен балаларга ничек сеңдерергә? Сораулар күп, билгеле. Шуңа да мондый конкурслар дәвамлы булсын иде, – диде үсмерләр һәм балалар әдәбияты әсәрләренә бәя биргән жюри әгъзасы Вакыйф Нуриев.

Җиңүчеләр ни уйлый?

Әйткәнебезчә, бәйгедә катнашучыларның исемнәре жюри өчен ахыргача сер булып калды. «Повесть» номинациясендә җиңгән, Әгерҗедә яшәп иҗат итүче Наилә Харисова бәйгенең бу шартын үзе кебек язучылар өчен яхшы мөмкинлек дип атады.

– Әсәремнең язу вакыты очраклы рәвештә бәйге тәмамланып килгән вакытка туры килде. Нишләп әле үземне сынап карамаска, дидем дә, юлладым. Олпат язучылар катнашуын белсәм дә, күңел почмагында, җиңәрмен, дигән өмет яшәде. Ләкин минем өчен «шорт-лист»ка эләгү җиңүдән дә мөһимрәк иде. Казаннан читтә яшәүчеләр үз иҗатларына карата чын тәнкыйтьчеләрнең, әдәбият белгечләренең фикерләренә бик мохтаҗ. Язарга кирәкме, ташларгамы? Бу бәйгедә катнашу шушы сорауларга җавап эзләүгә дә бәйле, – диде ул.

Бәйгедә призлы урын яулаган иң яшь катнашучы белән дә сөйләштек без. Кайбыч районының Борындык авылы кызы Ләйсән Абдрахмановага – 17 яшь. Ул, бәйгегә шактый үзенчәлекле хикәя җибәреп, өченче урынны яулаган.

– Бу бәйгегә инглиз цитатасы белән башланучы һәм тәмамланучы хикәя җибәрдем. Дуслык һәм мәхәббәт хисләре турында ул. Җиңә алуыма ышанып бетә алмыйм. Нинди генә бәйге булса да, яшь язучы өчен бик әһәмиятле ул. Җиңсәң дә, җиңелсәң дә, канатланып кайтып китәсең. Бүген исә сәхнәгә менгәндә шундый курыктым. Үзем куркам, үзем горурланам. Һәм, әлбәттә, соңгы булмасын дигән теләктә калам, – дип сөйләде ул безгә.

Җиңүчеләр

«Шигърият»:

I урын – Лилия Гыйбадуллина;

II урын – Лилия Гыйбадуллина;

III урын – Фәрсия Зиннурова.

«Поэма»:

I урын – Лилия Гыйбадуллина;

II урын – Рафис Корбан;

III урын – Марат Кәбиров.

«Хикәя»:

I урын – Рүзәл Мөхәммәтшин;

II урын – Ләйсән Низамова;

III урын – Илсөяр Иксанова.

«Повесть»:

I урын – Наилә Харисова;

II урын – Марат Кәбиров;

III урын – Хәбир Ибраһим.

«Шигырь» (үсмерләр әдәбияты);

I урын – Хәбир Ибраһим;

II урын – Йолдыз Шәрәпова;

III урын – Гөлүсә Батталова.

«Хикәя» (үсмерләр әдәбияты):

I урын – Гүзәл Әдһәм;

II урын – Гүзәл Әдһәм;

III урын – Ләйсән Абдрахманова.

«Повесть» (үсмерләр әдәбияты):

I урын – Лилия Гыйбадуллина;

II урын – Алмаз Гыймадиев;

III урын – Илдус Диндаров.

«Шигырь» (балалар әдәбияты):

I урын – Әнвәр Шәрипов;

II урын – Лилия Фәттахова;

III урын – Гөлназ Гафарова.

«Хикәя» (балалар әдәбияты):

I урын – Лилия Фәттахова;

II урын – Булат Ибраһим;

III урын – Фатыйма Гыйльметдинова.

«Роман»:

I урын – Зөлфәт Хәким;

II урын – Фирдүс Гыймалтдинов;

III урын – Равил Сабыр.

 


Фикер өстәү