Донецк һәм Луганск Республикаларыннан күченүчеләргә кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Донецк һәм Луганск Республикаларыннан мәҗбүри күченүчеләрнең килүенә әзерләнү кысаларында кешеләрне урнаштыру, тормыш эшчәнлегендә һәм түләүләр рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча оператив киңәшмә үткәрелде.

Министрлык балалы хатын-кызлар, балигъ булмаганнар һәм өлкән яшьтәге кешеләр белән эшләячәк. Бөтен көч аларның социаль иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелә. Мәшгульлек үзәкләре һәм социаль яклау бүлекләре белгечләре кешеләргә урыннарда ярдәм итәргә әзер.
Татарстан шулай ук мәҗбүри күченүчеләргә эш урыннары тәкъдим итәргә әзер. Эш бирүчеләр 16 февральгә хезмәт хакы уртача 40 мең сум тәшкил иткән 53 меңнән артыграк вакансия тәкъдим иткән.
Республикада Донецк Республикасыннан мәҗбүри күченүчеләргә төрле яклап ярдәм күрсәтү максатыннан ведомствоара хезмәттәшлек җайга салынган.


Фикер өстәү