Татарстанда нинди һөнәр ияләре җитмәвен ачыклаганнар

Сигез ай эчендә Татарстанда уртача хезмәт хакы 49,9 мең сумга җиткән. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәренә караганда, ел башына төбәктә уртача хезмәт хакы 44,9 мең сум тәшкил иткән.

Министрлык мәгълүматлары буенча, ноябрь аенда республиканың хезмәт базарында йөртүчеләр, инженер, табиб, пешекче һәм кондукторларга кытлык барлыкка килгән. Хәзерге вакытта бер эшсезгә уртача 6 вакансия туры килә.

“Йөртүчеләргә ихтыяҗ бигрәк тә зур: 1,6 мең буш эш урыны барлыкка килгән (хезмәт хакы –аена 39,5 мең сум). Эш бирүчеләргә шулай ук инженерлар (1,3 меңгә якын вакансия, 36,8 мең сум), табиблар (880ләп вакансия, 36,8 мең сум), пешекчеләр – (830 вакансия, 24,5 мең сум), электр-газ белән эретеп ябыштыручылар (788 вакансия, 39,9 мең сум), кондукторлар, шәфкать туташлары кирәк”, – дип билгеләп үтелгән ведомствода.


Фикер өстәү