Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны кими башлаган

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 2951 очрагы теркәлгән.

«219 кеше хастаханәгә салынган. 18 яшькә кадәрге 442 кеше коронавирус йоктырган», – диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Коронавирус инфекциясе йоктыручылар төбәкнең 45 муниципалитетында да ачыкланган. Иң күп авыру очраклары Казанда теркәлгән, анда 1414 кеше ковид йоктырган. Чаллыда шундый 249 очрак теркәлгән.

Шулай итеп, 22 февральгә булган мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан бирле республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы 100695 тапкыр куелган. Татарстанда 65 459 кеше (узган тәүлектә — 3280 кеше) коронавирустан сәламәтләнгән.

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 2 455 798 кеше коронавирустан вакцинация узган, ә бер көндә 1674 кеше ковидка каршы прививка ясаткан. Республикада яшәүче 1 925 600 кеше вакцинаның ике дозасын да алган, 238 652 кеше ревакцинация узган.


Фикер өстәү