Көрәш җәмәгатьчелеге атаклы тренер Илгизәр Димиевне соңгы юлга озатты

Бүген Әлмәт районының Бикәсаз авылында танылган тренер, бик күп көрәшчеләрнең остазы Илгизәр ага Димиевны соңгы юлга озаттылар. Ул кичә вафат булды.

Көрәш дөньясында танылган шәхес белән хушлашырга якыннары һәм якташлары гына түгел, тирә-як районнарның да атаклы батырлары җыелган. “Түбән Камадан Габбас Әхмәдиев, Чаллыдан Рәкыйп Хәмитов һәм башкалар бар иде. Илгизәр аганың үзен, ул башкарган эшләрне, Әлмәттә көрәш хәркәтен оештыру өчен куйган хезмәтен зур хөрмәт белән искә алдылар. Урыны оҗмахта булсын”, – диде Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры Марсель Таһиров.

Илгизәр Димиев – Сабантуйларда күп тапкырлар призлы урыннар яулаган, милли көрәшне үстерүгә зур өлеш керткән, Сабантуйларда хөкемдар булган, Көрәш федерациясенең җирле иҗтимагый хәрәкәтен җитәкләгән. Көрәш буенча Үзбәкстанның спорт мастеры, Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре, Татарстанның атказанган тренеры иде ул. 30дан артык спорт остасы тәрбияли. Олыгайган көнендә яшьләргә үрнәк күрсәтеп, токарь булып эшләп йөрде. Узган ел гына ул 85 яшьлек юбилеен билгеләп узган иде.


Фикер өстәү