Татарстанда «Казан — ИХОның Яшьләр башкаласы» дип аталучы марафонга старт бирелде

Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстанның яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов хәбәр итте.

Марафон барышында мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында белем алучыларга 50 презентация тәкъдим ителәчәк. Шулай ук 30 презентация федераль мәйданчыкларда урнаштырылачак. Нәтиҗәдә 1 млн. кулланучыны җәлеп итәргә исәплиләр.

Әлеге презентацияләрнең максаты — «Казан — ИХОның Яшьләр башкаласы» проектларына волонтерлар, катнашучылар, амбассадорлар җәлеп итү.


Фикер өстәү