Казанда Коръән укучылар арасында бәйге узачак

Бәйге «Казан — ИХОның Яшьләр башкаласы» проекты кысасында һәм Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышлап үткәреләчәк. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстанның яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, Казан 2022 елда Ислам Хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр башкаласы дип игълан ителде. Шул уңайдан ел дәвамында Татарстан башкаласында төрле чаралар узачак.

Шуларның берсе 27-30 мартта үткәрелер дип көтелә. Халыкара бәйгедә Коръән сүрәләрен яттан белүче 18-30 яшьлек егет һәм кызлар катнаша алачак. Аларны халыкара дәрәҗәдәге жюри, шул исәптән Россия вәкилләре бәялиячәк.


Фикер өстәү