Танылган батыр Рәкыйп Хәмитов орден белән бүләкләнде

Чаллының танылган батыры Рәкыйп Хәмитов «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены белән бүләкләнде.

“Милли көрәшне популярлаштыруга зур өлеш кертүе, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен хезмәт ветераны, «Чаллы шәһәре көрәш федерациясе» җирле иҗтимагый оешмасы әгъзасы Хәмитов Рәкыйп Хатип улы «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены белән бүләкләргә», – диелә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган указда. Бүләкне бүген Казан Кремлендә узган тантанада тапшырдылар.

Рәкыйп Хәмитов – көрәш буенча Россиянең – өч, Татарстанның ике мәртәбә чемпионы. Атказанган спорт остасы. Чаллы Сабан туйларында 18 мәртәбә баш батыр булып калган шәхес. Быел июль аенда 70 яшьлеген бәйрәм итте.


Фикер өстәү