Бүген Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова туры элемтәдә Республикада кем күбрәк акча эшләвен әйткән.
— Гадәттәгечә, бездә һәрвакыт эшкәртү сәнәгате – нефть химиясе һәм нефть эшкәртү алдынгы урында. Аннан соң айти белгечләр бара. Шулай ук безнең төзелештә хезмәт хаклары югары, — дип санап үткән түрә.
Зарипова билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта предприятиеләр яхшы хезмәт хакына басым ясый, югыйсә кешеләр килмәячәк.