Путин илдә мигрантлар өчен адаптация үзәкләре булдыру идеясен хуплады

Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык башлыгы Игорь Баринов Россиядә мигрантлар өчен адаптация үзәкләре булдырырга тәкъдим итте. Идеяне Россия Президенты Владимир Путин хуплады. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, илгә яшәргә килгән кешеләр Россия традицияләре, гореф-гадәтләре һәм законнары белән танышырга тиеш. Моннан тыш, мигрантларны социомәдәни адаптацияләү буенча да эш алып барырга кирәк.

Баринов шулай ук мигрантларның социаль изоляцияләнүенә юл куймас өчен чаралар оештырырга кирәклеген әйтте. Моның өчен дини һәм иҗтимагый оешмалар кушылырга тиеш.


Фикер өстәү