Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга: «Сездән башка булмый»

Сездән башка булмый. Милли матбугат чаралары форумында Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга әнә шулай диде. Бу юлы каләм һәм микрофон әһелләренең туган телләрне, рухи һәм мәдәни мирасны саклап калуда зур эш башкаруы, тагын ниләр эшләргә кирәклеге турында сөйләштеләр.

Россиянең 30 төбәгеннән килгән журналистларны бер урында очраштырган форум 29–30 август көннәрендә Татарстанда уза. Исеменнән күренгәнчә, форум милли һәм төбәк матбугат чараларының бүгенге хәленә бәя бирү, аларның үсеш юлларын ачыклау, борчыган мәсьәләләр турында уртага салып сөйләшү, тәҗрибә уртаклашу кебек максат-бурычларга юнәлтелгән.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин инде IX мәртәбә уздырылган әлеге җыенның ихтыяҗы һәм әһәмияте зур булуын искәртте.

– Шушы еллар дәвамында төрле милләт һәм диннәр арасындагы тату мөнәсәбәтләрне популярлаштыру өлкәсендә фикер алышу һәм тәҗрибә алмашу өчен яхшы мәйданчык булдырылды. Төбәк һәм милли матбугат чаралары мәдәниятара диалогта мөһим канал булып тора, шактый катлаулы теманы – милләтләр һәм диннәр арасындагы мөнәсәбәтләрне яктырта. Милли тәңгәллекне, телләрне, рухи-мәдәни мирасны ныгытуда да журналистларның роле бик зур, – диде ул Инноплиста узган форумның пленар утырышында.

Шуннан соң Татмедиа Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Фәрит Мөхәммәтшинга «Бәллүр каләм» бәйгесенең «Ел медиа-шәхесе» номинациясендә җиңүче дипломын тапшырды.

Дәүләт Советы Рәисе Татарстанның милләтләр һәм диннәр арасындагы дус-тату мөнәсәбәтләр үрнәге булуын да әйтте. Моның белән Россия Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитеты рәисе Геннадий Семигин да килеште һәм башка төбәкләрдәге матбугат чараларына Татарстандагы тәҗрибәне үзләрендә дә кулланырга өндәде.

– Милли сәясәтне гамәлгә ашыруда Татарстан – алдынгы урында. Монда җитәкчеләр барлык халыкларның мәдәниятен, телләрен һәм традицияләрен үстерү өчен иң уңай шартлар тудырып кына калмыйча, булган проблемалар турында сөйләшергә дә курыкмый. Ә бит җитәкчеләр арасында милләтара мәсьәләләрне бары тик милли республикалар проблемасы дип санаучылар да бар, – диде ул.

Геннадий Семигин Россиядә милли сәясәтне яңартырга һәм аны гамәлгә ашыруны җайга салырга кирәклеген дә искәртте. Аның сүзләренчә, без бүген нәрсә эшләргә кирәклеген беләбез, ләкин киләчәкне уйлап җиткермибез.

«Этносара журналистика гильдиясе» иҗтимагый оешмасы президенты Маргарита Лянге милли һәм төбәк матбугат чараларының проблемаларына тукталды. Басма матбугатның «авырткан» урыннары күбрәк булгач, күбесенчә газета-журналлар телгә алынды.

– Беренчедән, аларның аудиториясе кими. Кызганыч, бүгенге яшьләр традицион матбугат чараларын укырга атлыгып тормый. Әйе, бүген милли һәм төбәк матбугат чараларына дәүләт тарафыннан ярдәм аз күрсәтелми. Юкса аларның күбесе яши алмас иде. Ләкин кайбер матбугат чаралары моны тиеш нәрсә кебек кабул итә һәм бернинди дә көч куймый. Укучыларының саны кимүдә үзләрендә гаеп күрмиләр. Без мөмкинлекләр чорында яшибез, шуңа да журналистларга яңа форматлардан курыкмаска киңәш итәм, – диде ул.

Башкалар нихәлләрдә? Әйткәнебезчә, форумда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән журналистлар катнашты. Һәм алар бу сорауга да җавап таба алгандыр. Чөнки пленар утырышта чыгыш ясаучылар арасында Төньяк Осетия-Алания, Мари Иле республикаларыннан һәм Ханты-Манси автономияле округыннан килгән журналистлар да бар иде.

Лилия Гыймазова

 

 

 

 


Фикер өстәү