Көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров: «Муса Җәлил турнирында җиңү — зур дәрәҗә»

Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган көрәш бәйгесе башка ярышлардан абруе һәм дәрәҗәсе белән аерыла. Татарстанның Көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров журналистлар белән очрашу барышында шулай дип белдерде.

— Ярыш бер айга тоткарланды. Халыкта үтәме-үтмиме дигән сүзләр чыкты. Бәйге 18-19 мартта узачак, — диде ул. — Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган көрәш бәйгесендә минем дә катнашкан булды. 20 еллап көрәштем, 4 тапкыр җиңүгә ирештем. Монда җиңү яулау — зур дәрәҗә ул. Бу хакта барлык көрәшчеләр дә әйтә.

Быелгы ярышлардан ни көтәргә? Марсель Таһиров әйтүенчә, командаларга бәйле дә, төбәкләргә карата да чикләүләр булмаячак. Халык арасында бүләк уйнату да оештырылачак.

— Былтыр 391 көрәшче катнашты. Быел да ким булмас. 5 төбәк катнашу теләген белдерде, — диде Марсель Таһиров.


Фикер өстәү