Муса Җәлил турнирында 400ләп көрәшче катнашуы көтелә

17–18 февральдә Казанда герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә газетабыз гамәлгә куйган көрәш турнирының 60нчысы узачак. Батырлар алышы быел ни белән гаҗәпләндерер? Матбугат очрашуында шул хакта сөйләделәр.

Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры Марсель Таһиров сүзләренә караганда, быелгы ярышларда барлыгы 400ләп көрәшче, 50ләп команда катнашыр дип көтелә.

– Егетләр инде бик күптән әзерләнә. Бу турнирда 20 тапкыр бил алышып, 4 тапкыр җиңү яулаган кеше буларак шуны әйтәсем килә: монда батыр калу бик авыр. Элек тә шулай иде, хәзер дә шулай. Көрәшчеләр өчен дә, җәмәгатьчелек өчен дә иң дәрәҗәле турнир ул! – диде Марсель әфәнде.

Сүз уңаеннан, ул Муса Җәлил турнирында 1988, 1989, 1991, 1995 елларда җиңү яулаган.

– Көндәшлек һәрвакыт кискен булды. Быел да кимен куймабыз дип өметләнәм, – диде ул матбугат очрашуында.


Фикер өстәү