Рөстәм Миңнеханов Чирмешән кадетлар-интернат мәктәбендә булды

Уку йорты 2008 елдан бирле эшли. Бүген мәктәпнең 7 нче сыйныфларында 153 бала белем ала. Кадетлар – Татарстаннан, Самара өлкәсе, Удмуртиядән.

Чирмешән кадетлар интернат-мәктәбе 14 ел эшләү дәверендә 433 егет-кызны тәрбияләп чыгарган. Мәктәпне тәмамлап чыгучыларның байтагы хәзерге вакытта илебезнең хәрби училищеларында белем ала.
Рөстәм Миңнеханов, кадетлар һәм укытучыларны сәламләп, нәкъ менә шундый мәктәпләрдә илебезнең ватанпәрвәрләре тәрбияләнүен билгеләп үтте. “Очрашуыбыз Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булганнарны искә алу көнендә уза. Махсус хәрби операциядә катнашучы фидакарьләр арасында Чирмешән районы егетләре, шул исәптән сезнең кадет мәктәбен тәмамлаучылар да бар”, – дип билгеләп үтте Республика Рәисе.


Фикер өстәү