Рөстәм Миңнеханов һәм Николай Патрушев Тәтеш районы кадетлар интернат-мәктәбендә булды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев (республикага рәсми визит белән килде) Тәтеш районында кадетлар интернат-мәктәбендә булды. Рөстәм Миңнеханов Балаларны яклау көне һәм уку елы тәмамлану уңаеннан укучыларны котлады.

“Татарстан Республикасы һәрвакыт кадетлар хәрәкәтенә ярдәм итеп килә. Бүген сезнең белән очрашуыбызга шатмын. Без сезнең белән горурланабыз. Биредә укыту да, тәрбия ягы да ил Президенты билгеләгәнчә куелган. Мәктәпне тәмамлаучыларның югары хәрби уку йортларына китүе системалы эш алып барылуы турында сөйли”, – диде Президент.
Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев, кадетларны котлап, үзләре алдына югары максат куюларын һәм киләчәктә зур уңышларга ирешүләрен теләде.

Безнең белешмә: 2003 елда Тәтеш урта мәктәбендә кадетлар классы ачылды. 2004 елда мәгариф оешмасы кадетлар интернат-мәктәбе итеп үзгәртелде.

Хәзер мәктәптә 129 бала укый. Алар арасында – 18 кыз. Биредә Тәтеш, Буа, Кама Тамагы, Кайбыч, Чүпрәле, Яшел Үзән, Апас, Балык Бистәсе районнарыннан, Казан, Санкт-Петербург, Ульяновск шәһәрләреннән, шулай ук Чуашстан һәм Мари Иле республикаларыннан килгән балалар белем ала.
Тәтеш кадетлар интернат-мәктәбенең 16 чыгарылышы булган инде. Аны тәмамлап чыгучылар һәр ел саен Россия Оборона министрлыгы һәм Федераль иминлек хезмәтенең югары уку йортларына китә.
Кунаклар мәктәпнең спорт залы, уку бинасы белән танышты.


Фикер өстәү