Рөстәм Миңнеханов, Николай Патрушев һәм Игорь Комаров Тәтеш механика заводында булдылар

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Иминлек Советы секретаре Николай Патрушев һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров «Казан вертолет заводы»АҖнең Тәтеш механика заводында булдылар. Завод 1967 елда оешкан.

2008 елда яңа җитештерү корпусы төзелде һәм файдалануга тапшырылды. Бу җитештерелә торган продукция күләмен арттырырга мөмкинлек бирде. Бүген җитештерү күрсәткечләре буенча завод КВЗның иң яхшы бүлекчәләренең берсе санала. Биредә 8,3 мең төр деталь – барлык модификациядәге вертолетлар өчен комплектлау детальләре җитештерелә. Үсеш биш ел эчендә 4 тапкырга җиткән. 2021 елда тулай продукция җитештерү 23% ка арткан. Ел саен җитештерүне модернизацияләү үткәрелә.

Хәзерге вакытта заводта 130 кеше эшли.


Фикер өстәү