Ит ашаган кешедә өмет бар: галимнәр аның күп кенә авырулардан саклавын ачыклаган

 Ит ашау сөякләрне ныгыта. Аны үз итүчеләр арасында остеопороз, сколиоз очраклары сирәгрәк очрый. Сөяк сыну куркынычы да 69 процентка кими.

АКШ галимнәре күпсанлы тикшеренүләрдән соң шундый нәтиҗәгә килгән. Шуңа күрә белгечләр климакс чорына аяк баскан хатын-кызларга да күбрәк ит ашарга киңәш итә. Билгеле булганча, андый чакта, гүзәл-затларның организмындагы гормональ фон тамырдан үзгәрә. Шул рәвешле сөякләрнең ныклыгы да кими.

Кош ите, бигрәк тә аны бот һәм балтыр өлешләре – иң аз калорияле ит санала. Шуңа да карамастан, аларны ашагач шундук туклык хисе пәйда була. Кешенең алдагы 3-4 сәгатьтә бөтенләй тамагы ачмаска да мөмкин. Ашауга булган ихтыҗ 10-15 процентка кими. Шуңа күрә ябыгырга уйлаган кешегә кош итенә өстенлек бирергә кирәк, ди Яңа Зеландия галимнәре.

В витаминына бай булганлыктан ит баш мие эшчәнлегенә дә уңай йогынты ясый. Даими рәвештә ит ашаган кешенең хәтере, фикерләү сәләте яхшыра. Ит ашау Альцгеймер кебек картлык авыртуларын да кисәтә. Күптән түгел Бөекбритания галимнәре ит ашаган кешенең стресс һәм депрессияләргә дә сирәгрәк бирешүен ачыклаган.

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү