Күпбалалы әти-әниләр: «Балалар – тормыш чәчкәсе, аларны табудан курыкмагыз»

Республиканың биш гаиләсе «Ата-ана фидакарьлеге» медале белән бүләкләнде.

Мәхәббәт, сабырлык, тәрбия, бәхет үрнәге. Казан Кремле әнә шундый төшенчәләрне гәүдәләндергән гаиләләрне кабул итте. Республиканың күпбалалы биш гаиләсенә «Ата-ана фидакарьлеге» медале тапшырылды. Шунысын да әйтергә кирәк: бу дәүләт бүләге тәүге тапкыр тапшырыла. Үрнәк парлар аны Татарстан Президенты кулыннан алды.

«Күпбалалы гаиләләр саны арта»

Шунысын да искәртик: «Ата-ана фидакарьлеге» медален гамәлгә кую карары Татарстан Президенты тарафыннан гаилә һәм ата-аналарның абруен күтәрү максатыннан кабул ителде. Әлеге дәүләт бүләген җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләп үстергән гаиләләргә тапшырыла.

– Балаларны яклау көнендә тәүге тапкыр «Ата-ана фидакарьлеге» медален тапшырабыз, аңа республиканың биш гаиләсе лаек булды, – диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, бәйрәмдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Гаилә иминлеге өчен шартлар тудыру – дәүләтнең төп бурычы. Һәр гаилә гармониядә, татулыкта, уңайлы шартларда яшәсен иде, аларның киләчәккә ышаныч белән каравы мөһим.

Татарстан Президенты әйтүенчә, соңгы 10 елда күпбалалы гаиләләр саны 66 процентка арткан. «Мондый гаиләләр күбрәк булган саен, республикабыз да, илебез дә көчлерәк була», – дип искәртте ул.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, гаиләне ныгытуга һәм саклауга аерым игътибар бирү хәзер аеруча мөһим. «Баланы әхлакый һәм рухи яктан тәрбияләү – ата-ананың да уртак җаваплылыгы», – диде республика җитәкчесе.

Татарстан Президенты тантанада катнашкан гаиләләргә мөрәҗәгать итеп:

– Сез гаилә институтының абруен ныгытуда лаеклы үрнәк булып торасыз, ата-аналар абруен арттыруга зур өлеш кертәсез. Сезгә гаилә бәхете, иминлек, үзара аңлашу телим, – диде.

Бәхет серен алардан сора

«Ата-ана фидакарьлеге» медаленә республикада яшәүче төрле милләт гаиләләре лаек булды. Бу – удмурт, татар, рус, мордва вәкилләре. Болар Казаннан Раиса һәм Леонид Верниковскийлар (10 бала тәрбиялиләр), Баулыдан Татьяна һәм Юрий Фәрваевлар (9 бала ата-анасы), Сабадан Гөлнара һәм Фәргать Сәгыйтовлар (9 бала үстерәләр), Кукмарадан җиде бала ата-анасы Ирина һәм Юрий Искандировлар, Чистайдан Лариса һәм Андрей Рыбочкиннар (7 бала ата-анасы).

Парларның һәркайсы да Президент кулыннан бүләкне дулкынлану, әмма бернинди масаюсыз кабул итте. «Бер без генә түгел, республикабызда андый үрнәк гаиләләр күп», – ди алар. Әмма, билгеле, күпләр арасыннан аларны сайлап алуларына шатланулары да юк түгел.

Яшьлектә күп балалар табармын дип башыма да китермәдем, ди Татьяна Фәрваева. Тормыш исә үзенчә хәл иткән: ире белән алар 9 балага гомер биргән.

– Мин ике бала табармын дип уйладым. Ирем исә өйләнешүгә үк, биштән ким булмаячак, диде. Башта бу сүзләрне җитди кабул итмәдем, – ди күпбалалы ана. – Яшь парларга да шуны әйтәсем килә: балалар – тормыш чәчкәсе, күп бәби алып кайтудан курыкмасыннар иде! Мин дә һич кенә дә тугыз бала табуыма үкенмим. Минем өчен бу – иң олы бәхет.

Гаилә башлыгы Юрий әйтүенчә, алар өчен иң мөһиме – балаларның бер-берләренә терәк булып үсүе. «Кечесе – олысын, олысы кечесен үз итеп үссен, дидек. Тату булсыннар», – ди ул.

Фәрваевлардан булачак гаиләләр өчен киңәш тә сорадык. «Тормыш булгач, юл кую да кирәк. Аңа өйрәнәсең һәм өйрәнергә кирәк тә. Сабырлык һәм хөрмәт булсын», – диде гаилә башлыгы.

Лариса һәм Андрей Рыбочкиннар да хисләрен тыя алмый. «Барлык хисләрне берьюлы кичердек бугай. Бик дулкынландыргыч та, күңелле дә, рәхәт тә. Күзгә яшьләр килә!» – ди Лариса ханым.

Рыбочкиннарның гаилә бәхете рецепты бик гади. «Гаиләдә мәхәббәт, аңлашу, сабырлык һәм килешеп яшәү кирәк», – диде алар.

P.S. Үрнәк гаиләләрнең мәхәббәт тарихлары турында газетабызның алдагы саннарында язырбыз.

Чулпан Гарифуллина

Фото: president.tatarstan.ru


Фикер өстәү