Хатын-кызның – үз көзе: климакс чорын ничек җиңел уздырырга?

Хатын-кызның язы гына түгел, көзе дә була. Соңгысы барыбызга да таныш – климакс чоры. Берәүләр аны тормышның икенче бер кадерле өлешенә аяк басу дип санаса, кайбер гүзәл затлар организмның картаюын бик авыр кабул итә. Соңгы елларда климаксның яшәрә баруы да күпләрне хафага сала. Әлеге чорга алдан әзерләнергә кирәкме? Аны җиңелрәк уздыру өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк? Табиб-гинеколог Диләрә Мөхәммәтова белән әлеге сорауларга җавап эзләдек.

Нидән гыйбарәт? Хатын-кыз тормышындагы менопауза, икенче төрле итеп әйткәндә, климакс чоры күрем килү чорының тәмамлануыннан гыйбарәт. Бу чорда күкәйлекләр дә табигый эшчәнлегеннән туктый. Россиядә яшәүче гүзәл затларның климакс чоры уртача 49–51 яшьләргә туры килә. Ул 40 яшькә кадәр үк башланса, иртә климакс санала. Операция аркасында күкәйлекләрен алдырырга мәҗбүр булган хатын-кызлар да еш кына менопауза чорына иртәрәк аяк атлый.

Ни сәбәпле яшәрә? Бу, иң беренче чиратта, хатын-кыз организмының үзенчәлекләренә бәйле. Фәндә «күкәйлекләрнең вакытыннан алда сафтан чыгуы» дигән төшенчә бар. Андый чакта хатын-кызда климаксның беренче билгеләре 40 яшькә кадәр үк күренә башлый. Бу организмдагы генетик үзгәрешләргә бәйле булырга мөмкин. Калкансыман биз, бөер өсте бизләре дөрес эшләмәү аркасында да климакс иртә башлана. Моннан тыш хатын-кызның даими рәвештә стресс кичереп яшәве, дөрес тукланмавы да менопаузаның иртә башлануына китерә ала.

Ничек әзерләнергә? Хатын-кыз үз сәламәтлеген климакс алдыннан гына түгел, гомер буе кайгыртырга тиеш. Сәламәт яшәү рәвеше алып барган, һәрчак хәрәкәттә  булган, дөрес тукланган, гәүдә авырлыгын контрольдә тоткан хатын-кыз климакс чорын җиңелрәк кичерә. Бу чорга физик яктан гына түгел, рухи яктан да әзер булырга кирәк. Юкса күп кенә хатын-кызлар климакс чорында организмының ни рәвешле үзгәреш кичерәчәген күз алдына да китерә алмый. Климакс вакытында гүзәл затны кинәт кенә тәнгә кайнар су койгандай өянәкләр борчый башлый. Хатын-кызның кәефе еш үзгәрүчәнгә әйләнә, йокысы бозыла, аналык җиңсәсендә корылык сизелә. Бу билгеләрнең берсе генә күзәтелсә дә, табибка күренүең хәерле.

Ничек дәваланырга? Климаксны дәваларга кирәкми, үзе үтә ул дигән сүзне еш ишетергә туры килә. Бу – ялгыш фикер. Климаксны дәваларга кирәк. Шушы чорга аяк баскан хатын-кыз даими рәвештә табибка күренеп торырга тиеш. Климакс чорында ничек дәваланырга кирәклеген дә бары тик табиб кына билгели ала.

Ничек тукланырга? Климакс чорында нәрсә белән туклануыбыз да зур әһәмияткә ия. Кайбер төр продуктлар шушы чордагы өянәкләрне, үзгәрешләрне җиңелрәк уздырырга ярдәм итә. Климакс башланган гүзәл затларга кузаклыларга, бодай, дөге, ясмык, җитен ярмаларына, көнбагыш, кукуруз, имбиргә өстенлек бирергә киңәш итәр идем. Финик, гранат, кызыл виноград, алмада да организмдагы шушы үзгәрешләрне җиңелрәк уздырырга ярдәм итүче матдәләр бар.

– Климаксны кызы да әнисе кебек уздыра, дигән сүз дөресме?

Юк, бу – уйдырма. Һәр хатын-кыз бу чорны индивидуаль рәвештә уздыра. Ул нәселдәнлеккә берничек тә бәйле түгел.

Үзем сынадым

Шалфей коткара

Әлмәттән Фирая апа: Ике ел элек климакс башланды. Тәнгә эссе бәргән чакларда үлеп бетәм. Соңгы арада шул вакытта бер төнәтмә эчеп куя башладым. Булыша. Җайлы ясала да. 2 чәй кашыгы вакланган шалфей яфрагы белән 1 чәй кашыгы наратбаш үләнен ваклап болгатасың да, өстенә 2 стакан кайнар су салып, 1 сәгать төнәтәсең. Шуны тәнгә эссе бәргән чакта эчеп куясың. Шуны эчкәч, хәлем күзгә күренеп яхшыра.

Динә Гыйлаҗиева әзерләде

 


Фикер өстәү