Рөстәм Миңнеханов Казан вертолет заводын юбилее белән котлады

Казан вертолет заводы 80 еллык юбилеен билгеләп үтә.  Бу уңайдан завод хезмәткәрләрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.

“Кадерле дуслар, сезне күренекле вакыйга – предприятиегә 80 “яшь” тулу уңаеннан котлыйм! Казан вертолет заводы Татарстанның гына түгел, бөтен илебезнең авиация тармагын үстерүгә үзеннән зур өлеш кертеп килә. Заводка 80 ел тулуның ТАССРның йөз еллыгына туры килүе бик зур мәгънәгә ия”, – дип билгеләп үтте тантанада республика җитәкчесе.

Тантана башланганчы, Президент тарих музее экспозициясе, фотокүргәзмә һәм заводта җыелган вертолетлар белән танышты.

КВЗның соңгы казанышларыннан берсе – “Ансат” санитар вертолеты һәм VIP-персоналарны йөртү өчен билгеләнгән вертолет. Предприятие пандемия вакытында санитар вертолетларны коронавирус йоктырган сырхауларны ташу өчен махсус бокслар белән тәэмин итү карарына килгән.

“Февральдә МИ-38 вертолетын тапшырдык. Бүген чираттагы модель сатуга әзерләнелә. “Армия-2020“ халыкара форумы кысаларында «Россия вертолетлары» холдингы Оборона министрлыгы белән ике МИ-38 вертолетын җибәрүгә контракт төзеде”, – дип сөйләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Предприятиегә 1940 елның 4 сентябрендә нигез салынган. Бөек Ватан сугышы елларында биредә фронт өчен 11 меңгә якын По-2 җиңел бомбардировщигы эшләп чыгарылган. Сугыштан соңгы елларда КВЗ халык хуҗалыгын торгызуда актив катнашып, үзйөрешле комбайннар җитештергән. Соңрак завод Ми-1, Ми-4 вертолетларын, Ми-14 вертолет-амфибия һәм дөньяда иң популяр вертолет төре – Ми-8/17не җитештерүгә күчкән.

Хәзерге вакытта завод җиңел “Ансат”лар, Ми-8/17, Ми-38 җитештерә.

 

 

 

 


Фикер өстәү